Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Музейлар – тарих сакчысы

18 май – Халыкара  музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1977 елда халыкара музейлар советы утырышында расланган булган. Бу көнне музейларда “ачык ишекләр көне”, экскурсияләр уздырыла. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан Эзмә авыл җирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Музейлар – тарих сакчысы” дигән исем астында тарих сәгате уздырдылар. Китапханәдә урнашкан музей почмагындагы экспонатларга нигезләнеп  тематик викторина уздырылды. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар үзләре белән алып килгән экспонатларын музей почмагына бүләк иттеп калдырдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев