Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нәфрәт уты яна йөрәктә...

Шигъри дулкыннарда

 Мин күрмәдем сугыш афәтен,

 Тик сугышка бик зур нәфрәтем.

 Янәшәмдә күпме корбаннар-

 Җан сызлавы  белән тулганнар.

 

 Дошманнарга каршы көрәшкә

 Ябырылган  күрше агае.

 Сау-сәламәт киткән  батырны

 Озата кайткан култык таягы.

 

  Аямаган фашист пулясы

  Уң аяктан мәхрүм иттергән.

  Күз алдымда узды  тормышы 

  Сыктап, сыкрап гомер ителгән.

 

  Күреп үстем сугыш афәтенең

  Җимергәнен  күпме язмышны.

  Күзләрендә һәрчак тоя идем

  Яшь аралаш ачы сагышны. 

 

   Күрмәсәм дә  үзем сугышны

   Нәфрәт белән тибә йөрәгем.

   Калсын бары тарих томанында -

   Шушы минем иң зур теләгем.

Фәридә Вилданова.

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев