Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нәркиз Мифтахова: «Халык сайлауга кемдер кушканга түгел, үз тавышын бирер өчен килә»

Район сайлау комиссиясе әгъзалары белән таныштырабыз

 

Безнең досье: Нәркиз Хаҗинур кызы Мифтахова. Район мәгариф бүлеге идарәсе методисты. Сайлау комиссиясендә -10 ел. Кечкенәдән иҗат белән мавыга. 2002 елда «Алтын каләм» республика фестивале лауреаты була һәм шуннан канатланып КФУның журналистика факультетына укырга керә. Әмма беркайчан да һөнәре буенча эшләргә туры килми. Ул хәзер дә шигырьләр иҗат итә, мәкаләләр, сценарийлар яза. 2486нчы номерлы сайлау участогы сәркатибе.

  Мин Байлар Сабасының бүгенге көнгә 1599 сайлаучысын үз эченә алган 2486нчы номерлы сайлау участогында сәркатип булып 2018нче елдан бирле эшлим. Участок “Саба-Арена” спорт мәктәбе базасында урнашкан. Эшемне яратып башкарам. Чөнки бүгенге телефоннан гына хәл белешә торган заманда әллә кайчан күрешмәгән танышлар белән очрашу, хәл-әхвәл сорашу мәйданы да булып тора сайлау участогы. Мин, гомумән, табигатем буенча, аралашучан кеше. Документлар белән эшләргә яратам. Чөнки ул үзеңдә төгәллек, игътибарлылык, чисталык, яңалыкка омтылу сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә. Аннары участок әгъзалары белән эшли-эшли дә бер гаиләгә әйләнеп бетәсең. Минем вазифа - сайлау участогы буенча тиешле барлык документларны вакытында эшләү, хисап бирү, участокта эшне оештыру. Мин үземдә шундый ышанычлы вазифага алынуым белән зур җаваплылык тоям һәм илебез сәясәтендә халыкның актив катнашуы өчен шатланам. Чөнки халык сайлауга кемдер кушканга түгел, үз тавышын бирер өчен килә һәм якты киләчәккә ышана. Сайлаучыларга өйдән-өйгә кереп чакыру кәгазе тарату аеруча ошый миңа. Алар әлеге сәяси вакыйгага битараф түгел. Ул арада үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә җиткерәләр, депутатлыкка кандидат булып теркәлүчеләр белән дә кызыксыналар. Әлеге сайлауда да гражданнарны участокта бердәм рәвештә тавыш бирергә көтәбез. 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев