Нәсел җепләрен тагын да ныгыткан бәйрәм
Шәҗәрә- буыннар чылбыры проекты
Районыбызның оешмапредприятиеләре арасында “Буыннар тарихы – гаилә ядкаре” дип аталган шәҗәрә фестивале дәвам итә. Район мәдәният йортында узган чираттагы чыгышларның берсе Россия Социаль Фонды хезмәткәре Гөлнара Зарипованың нәсел шәҗәрәсенә багышланган иде. Бүгенге сәхифәбез дә нәкъ менә Гөлнара Фәрит кызы белән аның буыннар чылбырына багышлана.
ӨЧ КЫЗДАН БАШЛАНГАН ЧИШМӘ БАШЫ
“Фестивальдә коллектив миңа үземнең нәсел шәҗәрәмне тәкъдим итәргә дигән ышаныч белдергәч, бик теләп әлеге эшкә алындым. Нәсел-нәсәбем белән кызыксынуым болай да көчле иде, ә бу вакыйга тагын да зуррак этәргеч бирде. Мин җиң сызганып әлеге мавыктыргыч эшкә чумдым”, – дип сөйли Гөлнара. Шунысы үзенчәлекле, без гадәттә нәсел шәҗәрәсен бабайлар чылбыры белән күреп гадәтләнгән. Әмма Гөлнара башкалардан аермалы буларак, җиде буынны әбисе ягыннан барлаган. Иң элек ул сүзне ни өчен нәкъ менә ерак әбиләрен өйрәнергә уйлавы, әлеге эшнең кайсы ягы белән кызыклы булуына ачыклык кертүдән башлады. “Кечкенә вакытымда ук әниемнең: “Безнең нәсел тамырлары өч кызга барып тоташа. 1855 елларда Сатышта яшәүче Каюм бабайның өч кызы – Фатыйма, Миңсылу, Миңлебану була. Аларның берсе Сатышка, икенчесе Миңгәргә, өченчесе Сабага кияүгә чыга. Фатыйма дигәне безнең ерак әби булган”, – дип сөйләгәне истә калган. – Мине аларның нәкъ менә өч кыз булуы кызыксындырды. Чөнки без үзебез дә гаиләдә өч кыз – Әлфия, Гөлнара, Фәридә үстек. Беребез шулай ук Миңгәргә, икенчебез Сабайга, өченчебез Сабага килен булып төштек. Миңа бу нәселебезнең легендасы кебек, өч кыз язмышы кабатланган кебек тоелды”, – дип сөйли Гөлнара.
Ул нәсел җепләрен барларга Сатыш авылында шәҗәрәләр белән кызыксынучы Рузилә ханымга, Сабадагы Равил Гомәровка мөрәҗәгать итеп күп мәгълүматлар ала. Әмма Сатыш авылының әлеге чор метрика кенәгәсе Кукмарага укылырга җибәрелү сәбәпле, аннан файдалану мөмкинлеге булмый.
“Бабайларны барларга бик кыен, чөнки алар барысы да читкә китеп, шунда вафат булалар. Берсе Башкортостан ягыннан, берсе Пермьнән була”, –ди ул. Өч кызның берсе – Фатыйма Каюм кызы Сабада мулла нәселеннән булган 1868 елгы Сабит исемле егеткә кияүгә чыга. Сабит үзенең зур табышлы җирләреннән күп акчалар эшләүче бай була. Миңсылу Миңгәргә Габдулла исемле итекчеләр нәселенә, Миңлебану Сатышта Вәлиулла исемле бик атаклы тегүчеләр гаиләсенә килен булып төшә. Миңлебануның Галиулла исемле, Миңсылуның Рамазан исемле уллары туа.
САБИТ БАБАЙ НӘСЕЛЕ
“Минем Сабит бабай турында аерым сөйлисем килә. Аның турындагы мәгълүматларны шәҗәрәләр төзүче Равил абый Гомәровтан тупладым. Сабит бабайны Сабаныкы дип төгәл генә әйтеп булмый. Аның ерак бабалары – мишәрләр, Сабага килеп урнашалар. Аларның нәселләре мулла-мәэзиннәр булганлыгы билгеле. 1600 елларның башында Сабада Ибраһим исемле кеше муллалык итә. Аның 1666 елгы Габдулла исемле малаеның өч хатыны була һәм ул да Сабада мәэзин булып тора. Габдулланың 1711 елгы улы Мәсхүтнең дә дүрт хатыны, алты баласы була. Ул да Сабада мәчеттә мәэзин булганлыгы билгеле. 1744 елгы Мәхмүт исемле малаен мулла нәселе дип Сабадан куалар. Мәхмүт бабай Мөслим районы Ташлыяр авылына нигез салып, шунда яши башлый. Аның Гомәр һәм Усман исемле малайлары туа. Аннары нәсел чылбыры түбәндәгечә дәвам итә: Гомәр → Ситдыйкъ → Садыйк → Сабит бабай (1868 елгы). Шунысы да ачыкланды: Усман бабайның Мөхәммәтрәхим, Хөсәен, Сираҗи, Галиулла исемле улларының Сираҗи дигәне мөхтәрәм укытучы, Саба туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәисә Бәдриевнаның бабасы була. Үзе исән вакытта бу хакта белешкәнебез булмады. Шулай ук нәсел җепләребез Аллаһияр Вәлиуллиннарга да барып тоташа. Нәсел чылбырының төп тармагы булган Фатыйма бик дини, мәчеттә абыстайларны укыта. Фатыйма белән Сабитның барлыгы 11 балалары булып, шуларның өчесе – Сәгъдия, Хупҗамал, Сабиры гына исән-сау үсә. Сәгъдия исемле кызы (1907 елгы) Шәяхмәт исемле мәэзин малаена кияүгә чыга. ”Мулла малае дип аларның гаиләләрен бик нык каһәрлиләр, төрмәләргә утырталар. Гаиләләрен сөргенгә сөрәләр. Шәяхмәт бабай 1941 елда сугышка китеп, шунда хәбәрсез югала. Авылда калган Сәгъдия балалары Зәйтүнә (1936 елгы), Зәйнәпбану (1933), Таһирны (1938) алып, ачлыкялангачлыктан саклап калу өчен вербовка белән Пермь якларына эшкә китә. Балалар буйга җитеп, кызы Зәйтүнә, ягъни минем әбием, Нәҗип исемле егеткә кияүгә чыга. Шунда Пермь якларында 1953 елда әнием Зөлфирә туа», –дип сөйли Гөлнара. Бераз еллар тынычлангач, 1955 елда Сәгъдия әби яңадан балалары белән Сабага кайта, Сберкассага утын ташып мич ягучы булып урнаша. Сабада кечкенә Зөлфирәне әбисе Сәгъдиядә калдырып, Зәйтүнә белән Нәҗип эш эзләп Үзбәкстанга китеп төпләнәләр. Хупҗамалы (1905 елгы, Фатыйманың олы кызы) Комсомольск якларында яшәп, тайгада аучылык белән шөгыльләнәләр. Аның Муллагали, Миннегали, Хәлим, Шәмсенур исемле балалары була. Шәмсенуры үзе теләп сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Сугыштан соң Шәмәрдәнгә кайтып төпләнәләр. Анда Муллагали Батыршинның 4 малае (Рамил, Шамил, Радик, Рәшит) нәсел агачын тармакландырып җибәрә.
КҮП СЫНАУЛАР КИЧКӘН ЗӨЛФИРӘ АПА
“Безнекеләр гел ил буйлап йөргәннәр. Бер җирдә генә төпләнеп яшәмәгәч¸ нәселебез тамырларын табу бик авыр. Кызганыч, ир-атлар бик кыска гомерле булганнар. Илләр-җирләр гизеп, Хабаровск, Үзбәкстан, Чиләбе һәм башка якларга таралганнар”, – дип башлады сүзне Зөлфирә апа Абдолалиева. Пермь өлкәсендә туган Зөлфирә апа әбисе Сәгъдия тәрбиясендә Сабада үсә. Әнисе белән әтисе кызларын үзләре янына алырга кайтсалар да, әбисенең оныгын җибәрәсе килми. Җылы канат астында, башкалардан ким-хур булмыйча үссә дә, әти-әнисенә сыенасы килгән вакытлары булмый калмагандыр. “Әниләр кайтып, ике арада гел йөреп тордылар. Ул вакытта ике союздаш республика булгач, кайтып-китүләр бик җайлы иде. Тукай урамында яшәдек. Үзбәкстанда тагын өч туганым дөньяга килде. Бүген сеңлем Нурия Ростовта, энем Ринат Сабада, төпчек сеңлем Зөлфия әни белән Навоида яши”, – ди Зөлфирә апа.
Мәктәпне тәмамлагач, Ключищеда бухгалтер белгечлеге алып, райпода, катнашазык заводында эшли. Аннары 25 ел электр элемтәсендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга.
“Шәҗәрәмдә шунысы кызыклы, әти-әниебез икесе бер тамырдан, өченче буын туганнар булалар. Рәзифә (әбисе Миңлебану) улы Фәрит белән Зәйтүнә (әбисе Фатыйма) кызы Зөлфирә нәсел шәҗәрәбезнең бер өлешендә кушылалар”, – ди Гөлнара Зарипова.
1974 елда армиядән генә кайткан егет Фәрит Абдолалиев белән кавышып, өч кызга – Әлфия, Гөлнара, Фәридәгә гомер бирәләр. Кызганыч, алтын куллы, Сабаның данлыклы эретеп ябыштыручысы Фәрит абый бик иртә – 43 яшендә дөнья куя. Зөлфирә апа нәфис иңнәре белән тормышны җигелеп тарта, ялгызы өч баланы аякка бастыра. Кызлары берсеннән-берсе матур гаиләләр төзеп, әниләре үрнәгендә дини кануннарны үтәп яшиләр. Әниләрен онык, оныкчыклар белән сөендерәләр.
“Мин бүгенге көндә бик бәхетле. Әнием Зәйтүнә исән-сау, 89 яшьтә. Үзбәкстанның Навои шәһәрендә яши. Сабый вакытымда янәшәмдә булмаса да, өлкән яшьтә дә әниле булу бик рәхәт. Үзем 70 яшьтә булсам да, хәзер дә бала бит әле мин. Видеоэлемтә аша атна саен сөйләшәбез, ике елга бер булса да Үзбәкстан якларында кунак булабыз, әни үзе дә кайтырга тырыша. Гомер юлымда сынауларны күп күрдем. Сыңар канат белән тормыш көтү җиңел булмады. Ятимлеге дә, толлыгы да минем белән төгәлләнсен иде, дип дога кылам”, – ди Зөлфирә апа.
Ул бүген кияүгә чыккан нигезендә, Закир Йосыпов урамында гомер кичерә.
АРАЛАР ЕРАК, КҮҢЕЛЛӘР ЯКЫН
“Шәҗәрә фестивале безнең нәсел җепләребезне тагын да ныгытты, якынайтты. Төрле төбәкләрдә яшәүче 30дан артык туганыбыз район сәхнәсенә күтәрелде. Әбием үзе кайта алмаса да, видеоэлемтә аша сәламнәрен җибәрде. Сәхнәгә Сәгъдия әбиемнең улы Таһирның балалары (Гөлсинә, Заһир, Гүзәлия) һәм аларның оныклары, бертуганы Хупҗамал апаның оныклары (улы Муллагалинең малайлары) чыкты. Чыгышны сәхнәгә куйганда Заһир абыебызның ярдәме бик зур булды. Сеңлебез (Радик абыйның кызы) 2020 елда Токиода узган Олимпия уеннарында катнашкан Зилә Батыршина – нәселебез горурлыгы гына түгел, Россия данын югары күтәрүче дә. Аллаһка шөкер, нәселебез зур, тамырларыбыз тирән. Нәселебездә төрле һөнәр ияләре, үз эшенең осталары бар. Әниемнең оныкчыгы – Әлфия апамның кызы Лилиянең улы Тимурның бүген өч буын әбисе исән-сау. Ул яктан бик бәхетле малаебыз ул безнең”, – ди Гөлнара Зарипова.
Гөлнара Фәрит кызы үзенең нәсел шәҗәрәсен барлап гаҗәеп зур эш башкарса, икенчедән, туганнарны берләштереп, буыннар очрашуы уздыруы үзе зур изгелек гамәле ул. Кыскасы, һәркемгә нәсел җепләрен саклап, ата-бабаларының истәлегенә тап төшермичә, шул нәселнең лаеклы буыны булып яшәргә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев