Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нәзировлар һәм Шәфыйковларның нәсел дәвамчылары очрашты

Шәҗәрә- буыннар чылбыры

  Әмин бабай һәм Закирә әби Назировлар районыбызның Эзмә авылында, Җәмил бабай һәм Хәлимә әби Шафиковлар Мингәр авылында гомер кичергән хөрмәткә лаеклы, тырыш, үз авылларында тирән эз калдырган шәхесләр булган. Бүген аларның балалары, оныклары, оныкчыклары очрашты. Бәйрәм ике нәселдән дә 7шәр баланың буыны турында сөйләп таныштыру белән башланып китте. Очрашуны матур табигать, милли уеннар уйнау, җырлар тыңлау, көймәдә йөрү күңелле итте. Түгәрәк өстәл янында, самовар чәе эчеп, аралашу тагын да якынайтты. Истәлекле бүләк буларак ике нәселнең дә туган нигезе төшерелгән бокаллар тапшырылды. Мондый очрашулар балалар, оныкларны якынайту, нәсел җепләрен ныгыту өчен бик әһәмиятле чара дип җылы хисләр белән таралышты алар.

Шәфыйковлар нигезе

Нәзировлар нигезе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев