Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“НЕЧКӘБИЛ”дә Ләйсәнгә тавыш бирик!

Татарстан Президенты ярдәме белән "Нык гаилә" федераль партия проекты кысаларында узучы “Нечкәбил” Ана булу һәм гаилә матурлыгы конкурсы быел 16 тапкырын үткәрелә. Бәйрәм чикләрен тагын да киңәйтү максатыннан, быелгы фестиваль Казанның “Милләтләр дуслыгы йорты”да яңа форматта – онлайн-офлайн итеп, ягъни туры эфир аша узачак. Җәй башында ук старт алган әлеге мәртәбәле бәйгенең сайлап алу туры башта республикабыз зоналарында узды. Анда ярымфиналга Татарстанның иң күркәм 25 гаиләсе узды. Конкурсантлар арасында райондашларыбыз - Югары Симет авылыннан Ләйсән Әхмәдуллина гаиләсе дә бар.

Ләйсән - мәдәният йорты мөдире, тормыш иптәше Илгизәр Югары Симет авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкара. Тату гаиләләрендә ике малай, бер кыз үсә. Бу көннәрдә Әхмәдуллиннар ярымфиналга әзерләнү белән мәшгуль. Конкурсны туры эфир аша 25 сентябрь көнне https://facecast.net/w/sr2v5q сылтамасы аша кереп һәркем карый ала. Һәм игътибар! 14.00-16.00 сәгатьләрдә Әхмәдуллиналар өчен ВКонтакте https://vk.com/nechkebil сылтамасы аша кереп, шул сәгатьләрдә тавыш бирү дә үткәреләчәк. Барыгызны да Әхмәдуллиннарны хуплап тавыш бирүегезне сорыйбыз, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев