Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ни хәлләрдә, Кәнәф абый?

Юлбат авылында яшәүче Мифтахов Хәнәфетдин Садрый улы 28 июльдә 80нче җәен каршылый.

   Юлбат авылында яшәүче Мифтахов Хәнәфетдин Садрый улы 28 июльдә  80нче җәен каршылый. Гомеренең 51 елын шофер хезмәтендә була ул. Аның турында район газетасында берничә мәкаләм басылганын күпләр хәтерлидер дә әле. Исеме туу таныклыгында Хәнәфетдин дип язылса да, аңа авылдашлар, күргән-белгәннәр Кәнәф абый дип кенә эндәшә. Үзем дә аңардан “Ни хәлләрдә, Кәнәф абый, хәлләрең ничек, эшләр барамы?” диеп сорарга яратам. Ул һәрвакыт уенын-чынын бергә кушып: “Эшләр ашауга карап, энем”,– диеп елмая. Мин белгәннән бирле ул шат күңелле, туры сүзле, эшчән, тырыш, ярдәмчел. Хезмәттән зарлануны бел­мәде, үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп, намус белән башкарды. Шуның нәтиҗәсе буларак, елның-елында районның мактау тактасыннан фоторәсеме төш­мәде. Кәнәф абыйның Мак­тау грамоталары, Рәхмәт хат­лары да бер кочак.

Шушы урында бераз гы­на артка чигенеп, Кәнәф абыйның тормыш юлына күз салып узу урынлы булыр. 1943 елда Юлбат авылында икенче бала булып дөньяга килгәндә әтисе сугышта була. Шөкер,  сугыштан исән-сау әйләнеп кайта һәм 72 яшькә кадәр яши. Кәнәф абыйның әтисе Садрый абый белән әнисе Гыйлемсара апа­ларның кавышулары да бик очраклы килеп чыккан. Садрый абый Югары Утарга тәгәрмәчле тракторлар бригадиры булып эшкә килә һәм шунда Гыйлемсара апаны күреп ала. Эштә үтә дә җитез, өлгер һәм бераз гына тыйнаграк кызны Садрый абый бик ошата һәм алар очрашып йөри башлый. Берникадәр вакыттан соң кавышып та куялар. 1939 елда беренче балалары  Зәкәрия туа.  Кәнәф абыйдан соң 1948 елда кызлары Мөршидә дөньяга килә. Куанып, булганына шөкер итеп, матур гына яшәп ятканда, Сатыш мәктәбендә 6нчы сыйныфта укучы олы уллары Зәкәрия, сукыр эчәгесе шартлап, кисәк кенә үлеп китә. Кәнәф абый абыйсын бик сагынып искә ала. “Шулкадәр зиһенле иде. Юлбатта 5нче сыйныфка кадәр гел “бишле” билгесенә генә укыды. Без авырдан үзләштергән фәннәр аңа җиңел бирелә иде. Әгәр дә үлеп  китмәсә, бик укымышлы кеше  чыгасы булган”, – дип Кәнәф абый хатирәләрне яңартты.

  Кәнәф абый  7нче сыйныфны тәмамлап, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Техникага күңеле тартылган 14 яшьлек үсмернең тырышлыгын күреп, җитәкчеләр дә зур өметләр баглый. Өч елдан соң хәрби  комиссариат аны Кукмарага шоферлыкка укырга җибәрә.

1961 елның май аенда колхозга кайткан өр-яңа машинаны һич икеләнмичә Кәнәф абыйга тапшыралар  һәм ялгышмыйлар. Көн дими, төн дими, бик тырышып эшли ул. Армиядә дә шофер булып хезмәт итә. Чүкечтәй таза беләкле егетне 3 елга 10 грамота, 1 медаль белән  бүләклиләр һәм бик ныклап үзләрендә калуын сорыйлар. Туган ягын, әти-әнисен сагынуын җиңеп буламы соң?! Солдат хезмәте срогы тулуга ул туган йортына кайта һәм  янәдән машинада эшли  башлый.

1965 елда депутат сайлауларга баргач, аның өстәл артында язып утырган мөлаем сылу кызга күзе төшә. Кичен клубта концерттан соң озатып та  куя. Ике  ел ярым йөргәннән соң 1967 елның 17 июнендә кавышып та куялар. Бик уңган, булган, тырыш, ягымлы, үтә дә сабыр булып чыга Гөлчирә апа. Әтиләре Габтелбәр абый, әниләре Бәд­ри­җиһан апа 7 балага да дөрес тәрбия бирәләр, аларны  яшьтән хезмәт сөючән итеп үстерәләр.  Гөлчирә апа әти-әнисе нинди генә эш кушса да, җиренә җиткереп башкарган. Ул хәзер 77 яшьтә булса да, яшь кызлардай чиләк-көянтә асып, үзләре янындагы чишмәдән су алып кайтуны бернигә дә санамый.

Кич белән, көтү кайткач, еш кына капка төпләрендә Кәнәф абый белән Гөлчирә апаның сөйләшеп утырганнарын кү­рәм. Вакыт-вакыт кычкырып көлешәләр, шул арада тынып калалар, аннан яңадан шау-гөр килеп сөйләшергә тотыналар. Өч кызлары барысы да Юлбат авылы егетләренә кияүгә чыгып, бик матур тормыш кордылар. Кәнәф абый белән Гөлчирә апа балаларына югары белем бирергә тырышты. Барысы да  укытучылык һөнәре сайлап, Юлбат урта мәктәбендә укыта.

“Данил энем, безнең 8 оныгыбыз, 3 оныкчыгыбыз бар. Шулар диеп яшибез инде хәзер. Алар авырмасыннар, еллар тынычлансын иде ин­де”,– диде Кәнәф абый.

Беркайчан  сәламәтлегеннән зар­­лан­маган юбилярның те­ләк­ләренә мин дә кушылам, амин, шулай була күрсен иде дип телим.

Данил Галләмов.

Калатау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев