Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әниләргә кадер-хөрмәт

Узган атна назлы сүзләр, затлы чәчәкләр, җир йөзендәге иң кадерле кешеләр- әни­ләргә кадер-хөрмәт күрсәтү атнасы буларак истә калды.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесенә бил­ге­ләп үтелүче Әни­ләр көне районыбызда аерым бер бәйрәм төсен ала, күркәм затларыбыз хөрмәтенә кичә-концертлар уза, чәй табыннары әзерләнә. Рай­он мәдәният йортында үткә­релгәненә быел эшче һөнәр вәкилләре, авыл хуҗалыгының төрле  тармагында  хәзер һәм элек хезмәт куйган әниләр чакырылып   хөрмәтләнде. Бәйрәмгә ки­лүчеләрне Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Ра­сих Закирҗанов тәбрикләде һәм яңа тормышка җан өрүче, газиз балаларын үстереп илгә алмаш ул-кызлар тәрбияләүче әниләргә ихлас рәхмәтләрен белдерде, һәркайсына сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Шулай ук 4 әнигә – Саба финанс-бюджет палатасының үзәкләштерелгән бух­­­галтерия­се баш бухгалтеры Ал-­су Мингәрәевага,  «Ак Барс мед»  иминият компаниясе»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең әйдәп баручы белгече Энҗе Вәлиевага,  хуҗалык-эксплуатация конторасы муниципаль бюджет учреждениесе техник хезмәткәрләре Фәнүзә  Дәүләтшинага, Лилия  Әүбакировага республика һәм район дә­рәҗәсендәге бүләкләр тапшырылды. Сәрдә авылында яшәүче  12 сабыйга гомер бүләк иткән һәм аларны олы тормыш юлына чыгарган күркәм ана – Нурия апа Гыйләҗетдинова да сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде ул көнне. Нурия апаның балалары да үзе кебек чит өлкәләргә чыгып китмичә, күбесе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куеп, шушы җирлектә гаилә корып яшиләр...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев