Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нинди генә уеннар уйлап чыгармаганнар Иләбәрдә (+видео)

Шуның берсе – аркага сулы табак куеп мүкәләп йөрү (ташбака ярышы).

 

Эзмә һәм Шекше авыл җирлекләрендөге 8  торак пункт  кергән Иләбәр Сабантуенда төрле-төрле  яңа уеннар  уйлап  чыгарганнар   иде. Шуның берсе – аркага  сулы табак куеп мүкәләп  йөрү. Кем табакны  төшермичә билгеләнгән дистанцияне  әйләнеп  килә – шул  җиңүче була. Башта базмыйча торсалар  да,  соңра хатын-кызлар  да  ярышта теләп  катнашты. Юешләнсәләр-юешләнделәр, әмма мондый  гына  вак-төякләр уенны туктата  алмады. Алып  баручы  Ленур Биктимеров та, алдан белеп,  махсус әзерләнеп  килүчеләр бар,  ахры”,– дип дәртләндереп торды.   Бүләклөре дә шәп  иде.

Моннан тыш ук су  салынган биш литрлы пластик шешәгә бәйләнгән бауны таякка тизлеккә  урау  өчен ярышка чиратка тезелделәр.

 Шулай  ук тагын бер  ярыш 100  килограммлы  комбайн  покрышкасы әйләндерү. Дистанцияне узганчы шинаны 4-5 тапкыр әйләндерергә  кирәк  иде. Бу авыр  “эшне”  иң тиз арада Илнур  Сабирҗанов башкарып  чыкты. Беренче  урынны  алучыга    инструментлар  җыелмасы белән җыела торган  өстәл бирелде.

 Ә ике командага бүленеп пленка эченнән үрмәләүне дә, мөгаен,  Иләбәр Сабантуенда гына оештыралардыр. Бу уенда хатын-кызлар гына  катнаша һәм пленка беренче  чыгып  беткән  команда  җиңүче була. Ярышны  откан  мәйдан хуҗалары  командасын электр җилләткечләре белән  бүләклэделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев