Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Ниятең дөрес булса - Аллаһ юлын ача”

Тиздән бистәбезнең көньяк өлеше дә азан тавышына күмеләчәк. Тынычлык урамында салынучы гыйбадәтханәнең бу көннәрдә беренче каты да өелеп килә. Аллаһ йорты халыктан җыелган сәдака акчасына, эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән салына.

undefined

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) бер хәдисендә: "Мәчет салучыга Аллаһ җәннәттә өй төзер", - дигән. Бу изге эшкә дөньядагысы белән киләчәк ахирәт тормышын да нык кайгыртучы иманлы бәндәләр генә алына аладыр, мөгаен. Һәр мөселманның олуг хыялы ул- җәннәтле булу. Әмма кемгә нинди гамәле өчен оҗмах вәгъдә ителгән бит. Әлбәттә, изге эшкә тотынганчы иң беренче Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылу кирәк. Кайбер төбәкләрдә ярты ел эчендә сафка баскан мәчетләр бар. Нәкъ шушындый ук гыйбадәтханәне күрше Кукмара районында ел ярымда төзеп тапшырганнар. Барысы да халык көче белән башкарылган. “Тынычлык” мәчетенең булачак имам хатыйбы Илнур Галимҗанов та әлегә төзелеш “хыялдагыча” бара ди : “Ниятенә керсәң, Аллаһы Тәгалә юлын ача икән ул. Ярдәм бөтенләй уйламаган җирләрдән килә. Эш барышында да, сөйләсәң, могҗизалы хәлләр күп булды инде. Әлегә дә эшне дәвам итәргә акча юк белән бар арасында. Әмма төзелеш туктап тормый бит. Аллаһ тагын көтмәгән җирдән бирер дип өметләнәбез”, – ди ул.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев