Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һөнәри бәйрәм котлавы

Шәмәрдән 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 27 декабрьдә һө­нәри бәйрәмнәрен билгели.

Табигый бәла-казамы, юл-транспорт һәлакәтеме, гарасатмы, су басумы – коткаручылар бәлагә очраган кешеләргә ярдәм кулы суза, йөзләгән кешеләрнең гомерен саклап кала. Батыр һөнәр ияләре өчен бу бәйрәм  гадәти бер эш көне санала. Алар хәбәр килү белән ярдәмгә барырга әзер торалар. Хөрмәтле коткаручылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәттә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар, һөнәри осталыгыгызның камилләшүен һәм Яңа  елның гадәттән тыш хәлләрсез, тыныч узуын телибез.

Саба  муниципаль районы  Советы

һәм  башкарма  комитеты.

Фото: https://pixabay.com | Ylvers

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев