Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Нургали оныклары” командасы быел да җиңүче (+видео)

Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» VII слеты тәмамланды.

Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» VII слеты тәмамланды.  Слет мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм төбәктә игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елы кысаларында оештырылды.

Иң көчле мәктәп урманчылыгы исеме өчен 31 команда көрәште, шулай ук слетта Марий Эл Республикасы һәм Чувашия мәктәп урманчылыкларыннан да  катнаштылар.

«Программа бай һәм эчтәлекле иде, иң  мөһиме, барыгызга  да ошады.  Бер  елдан  соң кабат очрашырбыз. Барыбызга сәламәтлек, укуыгызда  уңышлар,  яңа  җиңүләр телим”, –диде урман хуҗалыгы министры  урынбасары Рәис Гомәров катнашучыларга   мөрәҗәгать итеп. 

Ярыш нәтиҗәләренә  килгәндә, Лесхоз мәктәп урманчылыгының "Нургали оныклары" командасыннан Илүзәр Кашапов “Аверс» программасында  2нче  булды. Ислам Билалов һәм Ильвина Насыйбуллина “Яшь урманчылар” конкурсында җиңү  яулады. Мәктәп  урманчылыклары  күргәзмәсен оештыруда да Саба районы командасына тиңнәр булмады. Шулай итеп, урманнар саклау  инженеры Зоя Мултанова җитәкчелегендәге “Нургали оныклары” командасы гомуми зачетта пьедесталның 1нче баскычына   күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев