Өч яклы килешү имзаланды
Сабада муниципаль районның башкарма комитеты, профсоюз оешмалары координация советы һәм район эш бирүчеләре арасында 2023-2025 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында өч яклы территориаль килешүгә кул куелды.
Документны башкарма комитет исеменнән – башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, профсоюзлардан – район профсоюзлары оешмаларының координация советы рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова, эш бирүчеләрдән «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин имзалады. Килешү социаль партнерларның халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, хезмәт базарын һәм мәшгульлеген үстерүгә, гражданнарның социаль якланганлыгын камилләштерүгә, хезмәткә хокукларын саклауга юнәлдерелгән уртак эшчәнлеген билгели. Якларның социаль партнерлыкта актив катнашулары нәтижәле муниципаль идарә нигезендә кеше капиталын туплауга, үзара җаваплылыкны арттыруга булышлык итәчәк. Килешү икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салуның гомуми принципларын билгеләүче хокукый акт булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев