Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оешканлык кырда күренә

Районыбыз кырларында урып-җыюда 34 комбайн эшли.

Ни генә димә, игенченең хезмәте һава шартларына нык бәйле. Июльдәге тансык яңгыр хәзер урып-җыюга  комачаулый башлады.

Һава торышы быел көйсез бала белән бер: әле генә ялтырап кояш чыга, бераздан яңгыр сибәли башлый. Кичке эңгер белән бергә чык төшә. Болар барысы да техниканың басу-кырларда эшләү вакытын  кыскарта.Тукай   язганча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява, түгел шул. Сабан  культуралары әле   өлгереп  җитмәгән. Хәзерге вакытта район хуҗалыклары көзге бодай һәм арыш,  арпа суктыра. Барысы 3288 мең  гектардан артык мәйданда ашлык җыеп алынды. Уртача гектар чыгышы 24,3 центнер тәшкил итә. Югалтулар булмасынга, көннәр коры, кояшлы торганда күбрәк урып-сугып калырга  кирәк.

Тимершыкны соңгы  яңгырлар читләтеп  узган дигәч, 6  августта шул тарафка  юл тоттык. Ерак та барасы булмады. Ике “Акрос-585” комбайны Тимершык белән Миңгәр арасындагы  кырда  арпа  суктыра  иде.

“Яңгыр бүген дә сибәләде әле. Аңа  кадәр Кызыл Мишәдә бер полоса белән  боз да  яуды. Бәрәңге  бакчаларына, яшелчәгә зыян салды. Башаклар артык  дымлылыкта  әле, вакытны кулдан ычкындырмас  өчен тотынган идек. Көзге бодайның – 60, тритикаленың 50 гектарын суктырдык, тагын шулкадәр мәйданда аласы бар. Хәзер комбайнчылар Ленар Сибгатов белән Әнәс  Бәйрәмов 70 гектарлы арпаны суктыруны төгәлли. Сабаклары  кыска һәм иртәнге   якта ургыч  пычагы  кисеп тә бетерми.  Ашлыкны Риназ  Зәкаров  “КамАЗ” белән “Саба” азык цехына  илтә. Уңыш 30 центнер тирәсе  чыга. Югары репродукцияле “Раушан” супер элита сортлы  арпа гектарына 50  килограмм исәбеннән ашлама кертеп  чәчелгән  иде. Яфрактан мегамикс профи белән тукландырылды. Киптерү кыйммәткә  чыга,  шуңа сыттырып  терлек  азыгы әзерләү өчен тотыла”, – диде  агроном  Дамир Мөхәммәтҗанов. 

“Тимершык” бригадасында бөр­­текле-кузаклы  культуралар 1500  гектар   мәйдан  били. Арпа шу­ның–500,  350, сабан бодае –350,  солы–50,  борчак–260,  арыш 400 гектарын  алып тора. Игене алынган мәйданга “Саба” җәмгыяте механизаторы  Илсур Вәлиуллин “ДжонДир”га тагылган “Челленджер” пресс-җыйгычы белән салам төргәкләргә  керә. Дөресрәге,  шакмаклый. Бик  уникаль агрегат,  саламны берьюлы 12  кәтүктән   килгән  шпагат белән  урый.

“Тоткарсыз эшли. Массага  карап  көненә 600-800 тюк  ясарга була. Мәртендә, Урта Сабада салам  төргәкләгәч,  менә монда   килдем”, – ди 20 елдан  артык  стажлы тракторчы.

Саламны  кырда арбага Альберт Хәйруллин төяп тора, ферма  янында Әлфәт Садыйков “КУН-10” белән бушата һәм өя. Эшкәртү  калдыгы  саналса да, торакларда  малларның  чисталыгы  өчен  кирәкле   чимал  ул. Хуҗалыкта, тизрәк өлгерсенгә, борчакны да “Саба” җәмгыяте механизаторлары  Айнур  Газизҗанов һәм Азат Вәлиев теземнәргә сала башлаган.  Илдар Йомаголов исә күпьеллыкларның икенче  катын  чаба, икешәр норма  үти. Кыскасы, Гали дә, Вәли дә үз эшендә.

Күчмә  ашханәне   йөртүче  Хәнифулла  Яхин да:  “Бүген басуда эшләүчеләр  саны  артты, 25 кешегә ашарга  алып  чыктым”, – диде. 

Игенчеләр язгы культураларның да атна-ун көн эчендә өлгерәсенә  өметләнә. Комбайнчыларга кыр гына җиткер!  Түләү исә суктырылган  ашлык   күләменә бәйле. Уракта барысының да  мул итеп  акча  эшләп каласылары  килә. 

Бригадада 7 июльгә барысы 165 гектар мәйданнан 4879 центнер  ашлык җыеп  алынды, 94 тонна  салам төргәкләнде. Терлек  азыгына  килгәндә, 7565 тонна сенаж, 226 тонна  печән әзерләнде. Бер  шартлы терлеккә уртача 21,6 центнер туры   килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев