Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оет авылында "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты үтте

8 нче сентябрь көнне Оет авыл китапханәсе, авыл клубы һәм Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты кысаларында чишмә бәйрәме үткәрделәр. Чара кунакларны "Нуршат" чишмәсе янында ипи-тоз белән каршылаудан башланды. Олы Шыңар урта мәктәбенең тарих укытучысы, "Чал тарихлы Шыңар ягы" китабы авторы Гарипов Айдар Мөталлап улы Оет авылы тарихын сөйләде.

Китапханәче чишмәләр тарихы турында мәгълүмат бирде, кызлар ансамбле башкаруындагы "Оетым" җыры яңгырады. “Иҗат итми торган җан белә " күргәзмәсендә авылдашларыбыз Марат Гыймадиев, Минһаз Гыймадиев, Энҗе Заһидуллина иҗаты белән танышырга мөмкин иде. Ә соңыннан бәйрәм "Тау чишмәсе" чишмәсе янында дәвам итте."Ак калфак","Мирас" клубы әгъзалары кунакларга һәм авылдашларга "Печәнгә төшү өмәсе"н күрсәттеләр. "Назалы", "Зәңгәр чиләк" уеннары һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә катнашучыларга Марсель абый Мөхәммәтов кәрҗин үрү буенча мастер-класс күрсәтте. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектның максаты белән таныштырды һәм сүзен изге теләкләр белән тәмамлады.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев