Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оет авылында узган Корбан ашына йөзгә якын кеше килде

Һиҗри ел буенча мөселман календаренең соңгы ае Зөлхиҗҗә дә тәмамланып килә. Бу айны без Хаҗ кылына, корбан чалына торган ай дип тә беләбез. Игелек кылыйм дигән кешегә хәрәкәте, әҗер-савабы әйтеп бетергесез күп дип санала.

 Гадәттә корбан чалынганнан соң кайбер хуҗалыкларда  Корьән мәҗлесләре үткәрәләр. Соңгы вакытта мондый изге чараларны авылы белән үткәрүчеләр дә бар. Оет авылында да изге чараны  авыл мәчетендә үткәрергә ниятләгәннәр.

 Урамда казан асып корбан шулпасы пешерелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар -  100гә якын кеше җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатыйблар вәгазь сөйләде, Коръән аятьләре укылды, җәмәгать белән өйлә  намазы укылды, изге уйда-нияттә күмәкләшеп дога кылынды. Аллаһы Тәгалә кабул кыла торган изге гамәл булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев