Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оет авылында узган Корбан ашына олысы-кечесе җыелды

«Изгелек- изгелекне тартыр»

  Шимбә көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Табын ачык һавада, мәчет биләмәсендә әзерләнде. Саваплы мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар  җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатыйблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды,  җәмәгать белән  намаз укылды. Изгелек- изгелекне тартыр диләр, Мондый чаралар халыкны тагын да берләштерә, яхшы эшләргә, изгелеккә өнди.  Укыган догалары булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев