ОЕТНЫҢ СТАЛИН ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ
Олы Шыңар авыл җирлегендә яшәүчеләр танылган якташларын олылап искә ала. Оет авылында Советлар Союзы Герое Вәлиәхмәт Хаҗиевка бюст куелган. Җирлек сайтында язучыларның, халык артистларының, фән докторларының, атказанган механизаторларның, спорт осталарының, орденнар кавалерларының исемлеге бирелгән. Бу – хуплауга лаек эш. Шул ук вакытта әлеге исемлектә хәзергә юк шәхес – СССРның Дәүләт (Сталин) премиясе лауреаты Ибраһим Вәлиев турында белү дә җирлектә яшәүчеләргә кызыклы булыр дип уйлыйм.
Ул 1902 елда Оет авылында туа. Ул вакытта авыл зур була, халкы игенчелектән тыш, тегү, чыпта сугу белән шөгыльләнә. Ибраһим әтисез үсә. Атасының исеме беркайда да, хәтта Сталин премиясе бирү турындагы Указда да искә алынмый. Озакламый авыру әнисе дә вафат була. Апасы күрше авылга китә, энесен приютка урнаштыралар. Ибраһимны атлар сатучы авылдашы үзенә ала. Егерме яше тулгач, олы яшьтәге тегүче ир аны Уралдагы татарлар күп яшәгән Губаха станциясенә алып китә һәм үзенең һөнәренә өйрәтә. Егеткә бу эше әллә ни куаныч китерми, ул кичләрен театр түгәрәгенә йөри башлый һәм “артист Вәлиев” исеме дә ала. Казанда чын театрда булганнан соң актерлык карьерасы турында уйлана башлый. Театр тәгәрәгенә йөргәндә шахтер кызы Миңҗамал белән таныша. Өйләнешкәннән соң яшь парлар Губахадан Лысьва шәһәренә күчә. Ничектер 1926 елда аңа Чусовойдагы иске металл кою заводында булырга туры килә. Чуен кайнаганын карап тору аны тәмам әсир итә һәм Ибраһим шунда ук эшкә дә урнаша. Башта өч кеше мартен миченең 10 потлы капкачын күтәреп-төшереп торалар. Яхшы эшләгәч, өч айдан сталевар ярдәмчесе була. Театр онытыла, ә кызлары Ася (Асия) белән Софья (Суфия) тугач, сәхнә турында уйларга гомумән вакыты да калмый.
Ул арада илдә индустриальләштерү башлана. “Уралмаш” заводы-гиганты төзелешенә старт бирелгән 1931 елда Ибраһим гаиләсе белән Свердловскига күчә. Биредә ул катлаулы аппаратураларны үзләштерә, мартен миченең барлык үзенчәлекләренә төшенә. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый, диләр. Бервакыт Ибраһим тиешле температура тота алмыйча, мартенның көймәсен яндыра. Дәүләт милкенә зыян салганы өчен И.Вәлиевны ике елга хөкем итеп, Мәскәү-Идел каналы төзелешенә җибәрәләр. Вакытыннан алда азат ителгәннән соң кабат заводына кайта, тырышып эшләп стахановчы исемен ала. Утызынчы еллар башында мартен миченең квадрат метрыннан 6-7 тонна корыч алу норма булса, 1937 елда И.Вәлиев инде 12 тонна корыч эретә. Сәнгатькә мәхәббәт тә үзен кабат сиздерә: Ибраһим фортепианода уйнарга өйрәнә. Гаиләсе дә ишәя, өч кыздан (өченчесе Рабига исемле) соң, Рәшит белән Гомәр дөньяга килә.
Тыныч тормышны сугыш җимерә. “Уралмаш” “КВ” һәм данлыклы “34” танклары чыгаруга күчә. Корыч тагын да күбрәк сорала, ә кешеләр җитми. Шундый шартларда чуенны эретү вакытын кыскарту хәрәкәте киң җәелдерелә. Бу ысулга икенче татар сталевары Нурулла Базетов башлангыч бирә. Социалистик ярышка Ибраһим Вәлиев һәм аның алмашчысы Дмитрий Сидоровский да кушыла. Барысы да корыч кою вакытын тагын да кыскарту юлын эзли. Ниһаять, 1942 елның 20 апрелендә И.Вәлиев нормадагы 9 сәгать урынына 5 сәгать 30 минут эчендә мичнең һәр квадрат метрыннан 16,1 тонна корыч ала. Ул бу рекорды белән дусты Д.Сидорский күрсәткечен дә узып китә. Әмма тегесе дә бирешми. 21 апрель төнендә үк 16,3 тонна корыч коя. Якын дусты Вафим Галишның сугышта һәлак булуы хәбәре килгәч, тол хатынының һәм балаларының ачы күз яшьләрен күреп, ул Гитлерның бугазына корычны тагын да күбрәк агызырга сүз бирә. Вәгъдәсендә торып, СССРда моңарчы булмаган рекорд куя: 17 тонна корыч коя. Ватаныбыз аның хезмәт батырлыгын югары бәяли. 1942 елда танклар өчен броня җитештерү заводына Хезмәт Кызыл байрыгы ордены бирелә. Бүләкне 150 эшче ала. Ибраһим Вәлиевка Хезмәт Кызыл байрагы ордены тапшырыла. Ә инде 1943 елда ул Сталин премиясе лауреаты була. Аның турында “Правда” газетасында да берничә тапкыр мәкалә басыла. Свердловскига эвакуацияләнгән танылган язучы Анна Караваеваның Ибраһимга багышланган очеркын “Совет әдәбияты” журналы да татарчага тәржемә итеп бастыра.
Сугыштан соң И.Вәлиев фидакарь хезмәтен дәвам итә. 1949 елда аңа “СССР транспорт-машина төзелеше министрлыгының мактаулы хезмәткәре“
исеме бирелә. И.Вәлиевның кызлары Софья белән Рабига да әтисе белән бергә заводта эшли. Ләкин Суфияны 7 елга ирегеннән мәхрүм итәләр (ни өчен икәнен әйтә алмыйм, дип яза Ибраһим анкетага). Автобиографиясендә ул энесе Исакның
фамилиясен Бигашевка алыштыруын һәм Свердловск өлкәсендә урман әзерләүдә мастер булып эшләве, апасы Әминәнең (ир фамилиясе Латыйпова) Шыңар авылында яшәве турында яза.
И.Вәлиев 1959 елда пенсиягә чыга. Аннан соңгы язмышы турында бездә хәзергә мәгълүмат юк, шулай ук фотоларын да табу мөмкин булмады. Сталин премиясе лауреатының җиңел булмаган, кызыклы тормышы ничек төгәлләнде икән? Бу хакта ни булса да белүчеләр Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының электрон адресына (info-ite@mail.ru) яза алалар.
Сергей Белов,
институтның өлкән фәнни хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев