Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәрне «Скандинавиячә» йөрергә өйрәтәләр

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физкультурасы инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” дәресләре үткәрелә.

Әлеге дәресләрнең максаты: ял итүчеләрнең тормышка карата физик кызыксындыру дәрәҗәсен арттыру, физик һәм психологик сәламәтлекләрен уңай якка үзгәртү.

Ә сез скандинавия йөрешенең файдасы турында беләсезме? 
Ул тәннең өске һәм аскы мускулларын тонуста тота, тәннең 90 процент мускулын эшләтә, гади йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка күбрәк яндыра, йөргән вакытта тезләргә һәм умыртка баганасына басымны киметә; үпкәләр һәм йөрәк эшчәнлеген ныгыта;  гади йөрү белән чагыштырганда, пульсны 10-15 тибешкә күтәрә; арканы төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылу өчен файдалы; спортчылар өчен йөрәк-кан тамыры системасын һәм чыдамлыкны күнектерер өчен менә дигән ысул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев