Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәр өчен хезмәт реабилитациясе

Яз алдыннан «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәрләр белән берлектә «Гарденотерапия» технологиясе кулланып чәчәк үсентеләре утырту эшен башлап җибәрделәр.

Чәчәкләр утырту белән генә чикләнмиләр, тәрәзә төпләрендә суган да утыртканнар әле. Әлеге технологиянең максаты булып өлкән яшьтәге кешеләрне бүлмә үсемлекләре белән аралашу аша социаль һәм хезмәт реабилитацияләү тора. Хезмәт күрсәтүчеләр эмоциональ, интеллектуаль, физик һәм эстетик үсеш ала. Тәҗрибә күрсәткәнчә, өлкәннәр бик теләп үсемлекләр үстерә һәм аларны карый.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев