Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәр дә куанды, яшьләр дә

Быел районыбызда 30 август – Республика көне уңаеннан төрле эчтәлекле чараларга бай булды. Өлкәннәр хөрмәтләнде, балалар әти-әниләре белән паркларда йөрде, яңа спорт корылмалары ачылды.

Район башлыгы  Рәис Миңнеханов  Республика  көнендә котлауларны сугыш  ветераннарына Татарстан   Хөкүмәте бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырудан башлады. Башта Лесхоз  бистәсендә Хәнәфи Фәлахиев яшәгән  йортта  булды. Суслонгер лагере газапларын   күргән, 1944 елдан фронтка җибәрелгән    Бөек Ватан  сугышы  ветераны район башлыгын орден-медальләрен тагып  каршылады, илгә тыныч көннәр, җитәкчеләргә матур эшләр теләде.  Аннары «Фидакарь хезмәт өчен» медале Килдебәк  авылында яшәүче Муллагаян Муллахмәтовка тапшырылды. 1945 елда армиягә алынып, немец тоткыннарын саклаган, туган авылына 1951елда гына әйләнеп кайткан ветеранга хәзер 92  яшь. Һаман да  көр күңелле, гел хәрәкәттә.  Үзен шулай зурлаганнарына бик  күңеле булды  ветеранның.

  Республика  көне Явлаштау авылында  яшәүчеләр  күңелендә    мини-футбол  спорт мәйданчыгы  ачылу белән истә  калды.  Әлеге  корылманы “Саба Мелиорация ПМК” җәмгыяте  сафка бас­тырды. Спорт мәй­данчыгын ачу тантанасын­да Рәис Миңне­ханов, башкарма комитет  җи­тәкчесе Марат Ишниязов һәм  башкалар катнашты.  Яшел хәтфәдәй ясал­ма чирәм тү­шәлгән мәй­дан­чыкта үзеш­­чән сән­­гатьтә кат­­на­шу­чы­лар­ның чыгышыннан соң, район пред­приятиеләре, авыл җир­лекләре командаларының мини-футбол буенча ярышлары башланды. Мәйдан хуҗалары турнирга багышланган Кубокны беркемгә дә бирмичә,  үзендә калдырды. Икшермә футболчылары – 2нче, “Сабагаз”  командасы 3нче  булды.

Рөстәм Исмәгыйлов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев