Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ӨЛКӘННӘР “ЯШӘРДЕ“

Уку яше 60-70кә җиткәннәрне дә яшәртә, егет-кызлар кулланган интернет-технологияләр чорына кайтара. Узган атнада Шәмәрдән лицеенда компьютерга өйрәнү курслары узган өлкәннәргә сертификатлар тапшыру моңа мисал булды.

Укулар башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә булдырылган “Өченче буын университеты” программасы кысаларында оештырылды. Белем алу өч юнәлештә барды. Барысы 16 даими тыңлаучы хокук нигезләрен, салым, пенсия кануннарын, мирас итү тәртибен өйрәнде. “Сәламәт яшәү рәвеше” курсын үткән 15 тыңлаучы табиблардан төрле авыруларны дәвалау һәм профилактикалауга кагылышлы мәгълүмат алды. Ә Саба гимназиясендә һәм лицейда компьютерга өйрәнү курсларына 52 пенсионер йөрде. Мәгъсум Галиуллин һәм Нурфия Рахманова белемнәрен республика пенсионерлары бәйгесендә күрсәтте. Өлкәннәргә “Актив озын гомер” сәясәте чараларына кушылырга спорт нык булыша. Әле күптән түгел генә Рәшит Кәримов җи­тәкчелегендә рай­он пенсионерлар командасы “Өченче яшь” республика спартакиадасында катнашып, ярышларның 4 төрендә призер булды.

Хәзерге вакытта 2018-2019 уку елына компьютерга өйрәнергә теләүчеләрдән яңа төркем туплана. Курсларга язылу өчен РФ Пенсия фондының районара идарәсенә 2-40-49 номерына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев