Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Кибәче авылында яшәүче Рузия һәм Рамил Шакировларның гаиләсендә дүртенче бала туды

Гаиләгә яңа шатлык өстәлде

Олы Кибәче авылында  Рузия һәм Рамил Шакировлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга аваз салды. Сабыйга Инсаф дип исем куштылар. Олы кызлары Азалия 5 сыйныфта укый, кечкенәләр 6 яшьлек Әмир белән 5 яшьлек Кәрим балалар бакчасына йөриләр.

“Әле өйдә өлкәннәр- кадер-хөрмәттә яшәүче әби белән бабай да бар. Бик тәртипле гаилә. Яшьләр үз тырышлыклары белән ике катлы йорт төзеп чыктылар.Хәзер менә гаилә тагын бер кешегә артты, яңа куаныч өстәлде. Исән-сау гына яшәсеннәр, сабыйларын тигезлектә үстерсеннәр”- дип уртаклашалар авылдашлары социаль челтәрләрдә. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, бәхетле сабый булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев