Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Кибәче яшьләре - булачак укытучылар, фармацевтлар, экологлар...

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе, клуб, китапханә берлектә ел саен чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш буенча мәгълүмат бирү максатында студентлар белән очрашу үткәрелә.

  Быел да мондый чара 27 гыйнварда Олы Кибәче авыл клубында узды. Очрашуда Федераль университетның юридик, география, татар әдәбияты бүлекләрендә белем алучы, Физик культура университетында, Аграр университетның урманчылык һәм экология бүлегендә укучы, медицина көллиятенең фармацевтика бүлегендә, Арча педагогия көллиятенең физик тәрбия, Саба аграр көллиятендә белем алучы студентлар катнашып, үзләренең уку йортлары белән таныштырдылар. Студентларыбыз Әдилә Сираҗиева, Илзия  Гафиятова, Тимур Ханафиев, Эльвина Шәрипова, Илфир Фатыйхов, Дилбәр Сәгыйтова, Инзилә Шәрипова, Рамазан Хабибуллин һ.б укырга керү кагыйдәләре, студент һәм тулай торак тормышы турында тәфсилләп сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына киңәшләрен дә бирделәр.Очрашу матур җырлар, теләкләр белән үрелеп барды. Китапханәче Гөлүсә Фатыйхова ахырдан барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткереп, уңышлар теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев