Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авыл җирлегендә «Без чәйне яратабыз» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе узды

13 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре авыл халкы өчен «Без чәйне яратабыз» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе оештырдылар.

Кичәдә катнашучылар Россиядә чәй традицияләре барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук чәйнең күп кенә файдалы һәм дару үзлекләре турында белделәр. Чәй өстәле артында авыл хатын-кызлары яшьлекләрен искә төшерделәр, үзләренең шатлыклары һәм кызыклы, күңелле хәлләре белән уртаклаштылар. Әлеге җылы очрашу кичәдә катнашучылар күңеленә уңай тәэсирләр калдырды.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев