Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты мәчетендә «Әдәп барда - иман бар» дигән исем астында ифтар мәҗлесе узды

Рамазан-изге гамәлләр ае

  Олы Нырты авыл  мәчетендә Рамазан аена багышланган «Әдәп барда - иман бар» дип атаган ифтар ашы  уздырылды. Имам Мансур абый мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһ алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, мәчеткә җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды. Кичәдә тема буенча китап күргәзмәсе ясалды һәм китапханәче китапларга кыскача күзәтү үткәрде. Мөселманнар авыз ачканнан соң,  бергәләп намазга бастылар. Шуннан соң ифтар кунаклары сыйланып, бай итеп әзерләнгән өстәлләр артында аралаштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев