Олы Ныртыда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен очрашу кичәсе уздырдылар
Инвалидлар декадасы бара
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре белән берлектә, янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузу һәм аларга җан җылысы бүләк итү максатыннан «Күңелләр һәрвакыт шат булсын!” дип исемләнгән очрашу кичәсе тәкъдим иттеләр.
«Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк»,
диелә хәбәрдә.
Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2367598.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев