Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңар авыл җирлегендә авыл көне

21 июль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә тарих битләреннән инде 1968 елларда ук сызылган авыл – Йомгалак авылы урынында зур бәйрәм – “Авылдашлар очрашуы” уздырылды.. Ерактан кайтучы кунакларны ипи – тоз, якты йөз белән каршы алдык.

Йомгалак авылын икегә бүлеп торучы су буйлап бер якта урыслар, икенче якта татарлар яшәсә дә, ике милләт кешеләре бик тату һәм дус булганнар. Тольятти якларына күчеп киткән урыслар ел саен җыелышып кайтып әти – әниләренең каберләрен зыярәт кылалар. Быел алар “Үлмәс полк” итеп аларның фото – карточкаларын алып кайтканнар. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан куелган күргәзмәләр, борынгы көнкүреш әйберләре, эш коралларын искә төшереп, кызыксынып карадылар, “Мирас” фольклор коллективы чыгышларын бик җылы кабул иттеләр. Түгәрәк өстәл артында бергәләшеп самавыр чәе эчтеләр, балачакларын искә төшерделәр, уеннарда бик теләп катнаштылар. Оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар ул көнне, төрле яклардан җыелган авылдашлар.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев