Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңар авылында яшәүче Касыймов Сәлимгәрәй Шакир улына - 90 яшь

Касыймов Сәлимгәрәй Шакир улы 1932 елның 9 февралендә Олы Шыңар авылында дөньяга килә.

undefined

Әти-әнисе гади колхозчылар була. Гаиләдә 4 бала - 1 кыз, 3 малай үсәләр.1938 елның сентябрь аенда беренче сыйныфка укырга керә. 5 класс белем ала. 11 яшендә үк инде фермага эшкә керә, олырак малайлар белән үгез җигеп эшлиләр, көлтә кертәләр, тырмага йөриләр, нинди эш туры килә шуны башкаралар. Сугыш беткәч тә, төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләүне дәвам итәләр, чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысы һәлак булган. Башкалар кебек ул да ил язмышына кушылып хезмәткә җигелә: гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга.

1951-1954 елларда армия сафларында Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә. Армиядан кайткач та колхозда төрле эшләрдә эшли. Сәлимгәрәй абый Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы хезмәтләрен бәяләп “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1960 елда Миңлегөл апа белән гаилә корып яши башлыйлар. 5 бала - 4 кыз, 1 малай үстерәләр. Бүгенгесе көндә Сәлимгәрәй абыйның тормыш иптәше вафат, 3 кызы Казанда, 1 кызы Сабада яшиләр, ә Сәлимгәрәй абый Олы Шыңар авылында, улы Илсур гаиләсендә төп йортта гомер кичерә. 10 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Улы Илсур “Туган Як” җәмгыятендә бригадир булып, килене Әнисә Олы Шыңар урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев