Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңар урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды

Мәгариф милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында Олы Шыңар урта мәктәбендә 1 сентябрь көнне цифрлы һәм гуманитар белем бирү “Үсеш ноктасы” үзәгенең тантаналы ачылышы булып узды.

Әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Алмаз Габделхак улы, район электр элемтәсе начальнигы Алмаз Тәбрис улы, мәктәп директоры Рамил Гыйлемхан улы, укытучылар һәм укучылар катнаштылар. Чакырылган кунаклар барлык катнашучыларны әлеге мөһим вакыйга белән котладылар, укучыларның фән өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм мәктәпнең барлык хезмәткәрләренә иҗади уңышлар теләделәр.

Мәктәп директоры Рамил Гыйлемхан улы үз чыгышында "Үсеш ноктасы" үзәгенең гомуми мәдәни кыйммәтләр, цифрлы грамоталылык, шахмат белеме, проект эшчәнлеге, балаларның, укытучыларның, ата-аналарның иҗтимагый үзаңын үстерү өчен мөһим булуын искәртте.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев