Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Оста-Саба» лагеренда тәрбияләнүчеләр туристлык осталыкларын күрсәттеләр

Җәйге яллар дәвам итә

 «Сабантуй» спорт комплексы базасында «Оста-Саба» лагеренда тәрбияләнүчеләрнең туристлар слеты узды. Турслетның программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде: балалар бау паркында, төеннәр бәйләүдә, учак җыюда, палатканы сүтеп-җыюда көч сынаштылар. Үзләрен туристлык һәм спорт күнекмәләрендә сынап карадылар. Турслет барысы өчен дә чын бәйрәмгә әверелде . 

Һәр бәйгенең дә җиңүчеләре булган кебек, лагерьда тәрбияләнүче отрядлар арасында да урыннар билгеләнде. Һәр этапның нәтиҗәләрен исәпләгәннән соң:

III урынны  – «Антивирус» , II урынны –  «Фиксиклар»,  I урынны «Кояшлы диңгез пиратлары "отрядлары алды.

  «Оста-Саба» лагере - балалар өчен сәламәт яшәү рәвешен һәм фикерләү сәләтен үстерүдә- идеаль мөмкинлек булып тора! Биредә балаларга куңелле һәм файдалы итеп ял иту өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Лагерь программасы техник модельләштерү, программалаштыру, мобиль кушымталар эшләү дәресләре һәм мастер-класслар үткәрүне күздә тота. Шулай ук ракета модельләштерү, судо модельләштерү, декоратив гамәли сәнгать буенча чаралар, вокал, хореография дәресләре оештырыла. Дәрес азагында балалар һәр юнәлештә үзләренең осталыкларын күрсәтәләр.

Чыганак:saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев