Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Осталар бозны да кыздыра

Сабабызның нәкъ үзәгенә яшел чыршы куелуга күңелләрне Яңа ел рухы биләп ала. Быелгы кыш бик көттереп килеп, ак карлары тансыклатса да, бәйрәм хисен сүндерә алмый. Бу көннәрдә Үзәк чыршы куелган мәйданда кызу эш кайный. Елдагыча, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре районыбыз халкы Яңа елны шатланып каршы алсын һәм бәйрәм итсен өчен алдан ук зур әзерлек эше алып бара.

Мәйданның матур бизәлеше өчен әлеге коллективның осталыгы да, тәҗрибәсе дә җитәрлек. Гадәттәгечә, боздан корылмалар, шугалаклар, сәхнәләр төзелеп, мәйданчык боз шәһәрчегенә әйләнәчәк.

«Бу көннәрдә коллективның төп көче Яңа елга әзерлеккә юнәлтелгән. Шул ук вакытта төп хезмәтебезгә дә хилафлык китермибез, һәрберсе вакытында башкарыла: чүп түгелә, кар көрәлә һәм башка барлык үзебезгә йөкләнгән эшләр башкарыла. Яңа елга әзерлек чыршы алып кайтып урнаштырудан һәм утлар белән бизәүдән башланды. Бу көннәрдә боздан таулар, сәхнәләр ясау өчен бер бригада елгада боз кисү белән мәшгуль. Икенче бригада боз шакмакларыннан тау ясый. Җиңел хезмәт түгел, егетләр тырышалар, һәрбер кешегә эш бүленгән. Кызлар кардан измә ясап, бозны бер-берсенә беркетеп торалар. Шимбә көнне өстән яңгыр коеп торганда да боз кисү эше тукталмады»,– дип Яңа елга әзерлекнең барышы белән таныштырды предприятие директоры урынбасары Айрат Шәһвәлиев.

Сүз дә юк, без күреп ияләнгән әкияти дөньяны булдыру өчен алдан әзерлек алып бармасаң, тиз арада гына өлгерү мөмкин түгел. Яңа ел көтеп тормый. Быел боз катламы да башка елларга караганда күпкә юкарак икәнлеге дә, кышның әлегә карга саран булуы тагын да күбрәк көч таләп итә. Узган атнада бозның калынлыгы 12-13 сантиметр гына булса, бу көннәрдә инде 17 смга җиткән. Без дә боз кисүчеләр һәм тау ясаучылар янына барып үзләре белән аралашып кайттык. Көннең салкынча булып, битләрне кытыклавына карамастан, егетләр һич зарланмый. Зурлыгы 40смга 60 сантиметрлы боз шакмаклары артканнан артып тора. Егетләр бер көнгә 260 данәне кисеп өлгерәләр.

Елгадан боз кисеп менгерү «КамАЗ» машинасы шоферлары Илнар Закиров һәм Раил Гыймадиевка йөкләнгән.

«Бу минем ияләнгән эш инде. Бозны бик тигез кисү кирәк, алайса өйгәндә кыенга килә. Интернеттан карап үзебез боз кисәргә махсус җайланма ясадык. Элек пычкыны кул белән тотып кисә идек, болай билгә көч килми. Саклык чараларын төгәл үтәргә тырышабыз, инструктажлар үттек. Белгәнегезчә, таулар биек итеп ясала, әле озак кисәргә туры килер», – ди Илнар Закиров.

Үзәк чыршы куелган мәйданда инде боздан сәхнә дә әзер дияргә була, бер бригада мәйданга плакатлар кую белән шөгыльләнә. Кыскасы, күптармаклы оешманың бер хезмәткәре дә бу эшләрдән читтә калмаган.

"Сабаның матурлыгы өчен бергәләп тырышабыз, үзебезнең эшне күрү күңелгә куаныч бирә. Без ясаган тау тиздән балаларның шат авазына күмеләчәк. Иң кыены – тауның нигезен салу, аннан соң әкренләп өскә үрмәли. Тауның тиешле биеклеге өчен 13 рәт боз өяргә кирәк. Бер-беребезгә карап, киңәшеп эшлибез, тик тормагач туңдырмый да", – диләр боз өю осталары Азат Әскәров һәм Искәндәр Гайнуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев