Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өтернәс янындагы Калатауга яшел десант төште

Акция барышында Лесхозда ябык тамыр системасы белән үстерелгән 1500ләп төп нарат үсентесе утыртылды

 

 

Эзмә авыл җирлегендә роллерлы чаңгы трассасы төзелеше башлангач, Калатауда үскән агачларның сирәгәюенә  бигрәк тә Өтернәстә яшәүчеләр борчылган  иде. Баксаң, берне  киссәң, икене,  алай гына да түгел, унны  утыртырга була икән. Бүген, 26 апрельдә шул максаттан Калатауга "ТранзитСити" компанияләр төркеме хезмәткәрләре десанты төште. Зур бер автобус тулы халык! Барысы да табигать төсендәге яшел жилеттан. Компания  коллективы "ТранзитСити"ның 25 еллыгын әнә шулай  Саба районында  агачлар утырту  белән билгеләп  үтте. “Истәлекле датаны ниндидер банкетлар, салютлар белән  түгел, ә табигатьтә акция оештырып истә  калдырырга булдык. Моның өчен компания юридик яктан теркәлгән Саба районын  сайладык. Ял  итәргә  менә дигән  урын, роллер трассасы да эшләп  китсә, һәркемне үзенә тартып торырлык искиткеч матур зонага әйләнәчәк.  Ә  актив  ял иткән  кеше яхшы итеп эшли дә”,– диде компанияне гамәлгә куючы  Ринат Габделхаков. Ул  үзе Казанда туса да,  әтисе Пүкәл авылыннан. Шуңа  да Ринат Нәҗип  улы Саба якларын үз итә. Балачагында әтисе аны Пүкәлгә еш алып  кайткан. Хәзер дә әтисенең туганнары йортында еш була, авылдагы мәчет төзелешенә дә зур финанс  ярдәме  күрсәткән. “Алга таба бу  як әтисе туып-үскән җитәкчегезгә генә түгел, барыгыз  өчен  дә якын  урын булып  әверелсен. Сез утырткан агачлар  бәрәкәтле туфракта ныгып үсеп китәчәкләр. Алар белән хозурланырга гына түгел, роллерлы чаңгы ярышларында да үзегезне  сынап  карау  мөмкинлеге булачак. Киләсе  җәй ахырына барыгызны да ярышларда катнашырга килергә  чакырам. Килештекме?”– дип сорады чарада катнашкан район  башлыгы  Рәис  Миңнеханов. “Килештек”,– дип бердәм  җавап бирделәр акциядә катнашучылар.

 

Тулырак район газетасында  укырсыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев