Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өйләнерләр әле бер

Көннәр язга таба бара торгач, Гашыйклар көне дә җитте. Аңарчы, 12 февральдә Халыкара никах агентлыклары көне билгеләп үтелде. Алар урта гасырларда ук барлыкка кил­гән һәм хәзер дә димчеләр бик кирәк. Бер-берсен таба алмаучылар күп чөнки.

Әйтик, Тимершык, авыл җирлегендә генә дә өйләнмәгән (21-40 яшькә кадәр) 71 ир-егет бар икән. Дөрес, андыйларны 30 яшьтән алып саный башларга кирәктер. Үзем дә 16да ук гашыйк булсам да, 30ның теге ягында гына өйләндем. Гомумән, гаилә коруда “алтын урталык” итеп 25 яшьне алырга була. Элегрәк гашыйкларның күбесе шул тирәдә өйләнешсә, хәзер 25 яшьтән соң никахлашалар. “Карт егетләр” нигә башлы-күзле булырга ашыкмый соң? Бу сорауга җавап бирүчеләр фамилияләрен түгел, хәтта авылларын да күр­сәтергә кушмадылар.

Азат:

– Нигә дип? Болай да рәхәт бит әле. Өйләнәсе, дөресрәге, хатын көен көйлисе килеп тормый. Үзем өчен яшисе килә дип әйтимме соң? Алга таба күз күрер. Бүтән сорамагыз.

Булат:

– Үзем эчмим, тартмыйм, эшлим. Тик авылда кызлар юк. Алар шәһәргә китеп бара һәм яши. Авылда хатын-кызга һөнәре буенча эш табуы кыен.

Рафис:

– Үз тиңемне очратмаган­мындыр әле. Яшьтәшем өйлән­де дә, шәһәргә күчте. Хәзер айга 15 мең ипотека кредиты түли дип беләм. Кирәкме ул? Мин башта үз йортым, машинам булсын дип тырышам. Мин күз тоткан бер кызның инде машинасы бар. Әмма аңа кабалага төшәсем килми. Иртә өйләнеп, күңел тартмаган кешең белән торганчы, тиң парыңны тапканчы буйдак булуың яхшырак.

Зөлфия Гыйльманова, Курсабаш:

– Хәзер авылда никахлашмый гына бергә торучылар да бар. Алар инде бераз өлкәнрәк яшьтәге кешеләр. Соңрак язы­лышырга мөмкиннәр. Егет­ләргә ник өйләнмисең дип әй­тәбез инде, әмма мәҗбүр итеп булмый. 2020 елда җир­лектә гаилә коручылар гомумән тер­кәлмәде. Былтыр 3 пар язылышты, 1 гаилә таркалды.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев