Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПАР БӘХЕТЛЕ ГОМЕР

Июнь аенда Олы Шыңар авылында яшәүче Дания һәм Равил Хаҗиевларның гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулган. Быел алар «Бердәм Россия» сәяси партиясе гамәлгә куйган «Крепкая семья» проектының район этабында «Бриллиант гаилә» номинациясе җиңүчеләре дә булдылар.

Без дә шушы көннәрдә бриллиант туйларын билгеләп үткән гаиләдә кунакта булдык.  Гомер көзеңә пар канатың белән янәшә кереп,  балалар, оныклар игелеген  бергәләп татудан да олы бәхет юктыр. Кызганыч, бу һәркем өлешенә дә тими.  Хаҗиевларның нәкъ  менә парлы бәхет хисләре кичереп, кадерләп үстергән газизләренең игелек-шәфкатен күреп  яшәгән көннәре. Балалары «әти-әни» дип өзелеп тора, яннарында оныклары бөтерелеп йөри, Аллаһ  икесен дә сәламәтлек, яшәү дәрте белән сөендергән... Бәлки  Раббыбыз алардагы тормышны ярату хисләренең көчлелеген күреп, тән сихәтлелеген дә  мулдан  биргәндер.  Мин  дә керә-керешкә  үк Дания ападагы якты күңеллелеккә, ягымлылыкка, шат йөзле булуына сокландым. Һәр сүзендә тормышка мәхәббәт, яшәү дәрте чагыла. Равил абый үзе бу көнне өйдә юк иде. «Равил абыең бик аз сүзле кеше. Өйдә булса да, әллә ни сөйләмәгән булыр иде.  «Сәүкә алды» дигән җиргә көн саен  ат җигеп китеп,   печән чабып, балык тотып, кичке 5тә генә кайта. Җәй буе бер көн дә өйдә торганы юк», - ди Дания апа.  Равил абыйның үзен күрмичә дә сүзгә кыска, эшкә оста кеше икәнлеген чамаладым.  Дания апа белән 1959 елда аулак өйдә таныша алар.  Нык бәдәнле, баһадир гәүдәле  егет   сылу кызның йөрәген тиз яулый. Ул вакытта да эшне кызу тота, кызның   әтисе белән сөйләшеп Дания апаны  үзенә гомерлек яр итеп алып кайтып китә.  Өйдә тагын өйләнмәгән 3 энекәше дә булгач, яшь гаилә башка чыга. Бер-бер артлы биш бала – дүрт кыз, бер малай дөньяга килә: кызлары  Фидәния – Теләчедә, Гүзәлия, Гөлүсә, Алсу –  Казанда, Илфарлары үзләре белән яши. Бүген 8 онык, 11 оныкчыкның кадерле әби-бабасы булып, бөтен күңел җылыларын өләшеп яшиләр.  «Без балалар үстергәндә  декрет яллары юк иде. Калдырабыз да колхоз эшенә йөгерәбез. Балалар тәрәзә төбенә менеп, шунда безнең кайтуны көтәләр иде. Олыраклары кечеләренә күз колак булды.  Зурлары  берсе-берсен  арка кочтырып Симеткә әбиләренә баралар иде.   Гомер итә башлаганга 60 ел тулганны уйласаң, исләрең китәрлек. Кай арада узды, белмәссең. Ирем бик әйбәт кеше булды. Ул әйбәт булмаса, 60 ел бергә яшәп булыр идемени?», – ди Дания апа. Шул ук вакытта тигез, матур гаилә булып яшәүнең сере хатын-кызның сабырлыгында булуын да яшерми. Дания апа, гомумән тормышның якты төсләрен генә күреп, көр күңел белән, елмаеп-көлеп яшәүче кеше.  Равил абыйга күзләр тимәсен,  85 яше тулса  да, озак еллар ат асрап, шуңа кышлык печән хәстәрләп, кыскасы,  табигать  хозурында булырга  ярата икән. Сыер асрамый башлаганнарына да бер генә ел әле.  Гомер буе аучылык белән шөгыльләнеп, җәнлек тиреләренә сорау зур вакытта шуларны сатып, гаиләсен бөтен-җитеш тормышта яшәткән.   Кышларын итек баскан, төннәр буе йон теткән, аны түшәгән. Хәзер дә  кышын чаңгысын салмый, хәрәкәттә-бәрәкәт, дип яши.  «Без әти-әни тигезлегендә, бик рәхәттә үстек. Әтиебез –  нык холыклы, батыр йөрәкле кеше, чын табигать баласы. Элегрәк урманнан кайтып кермәде.  Урманда кунган көннәре дә була иде. Әтиебездән көчле рухлы булырга өйрәнсәк, әниебез безне  һәр туган таңны шатланып, елмаеп каршыларга, тормыштан зарланмаска, сөенеп яши белергә өйрәтте. Бүген оныклар үстерешергә булышалар, җәй буе яннарыннан балалар  өзелми», – ди төпчек кызлары Алсу. Дания апага яшәү көчен, тормыш дәртен   сәнгатьне, сәхнәне яратуы да өсти торгандыр. Ул бүген дә авылда узган концерт-кичәләрдә бик теләп катнаша. Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, җырлый, бии. Әлбәттә, сәхнәнең яшәртү,  күңел күтәренкелеге өсти  торган сихри көче бар. «Сәхнәгә чыксам, яшәреп кайтам, йөрәгемә рәхәтлек алам. Балаларның бик йөртәселәре килми, аларга әйтмичә,  качып чыккалыйм», – ди ул. «Дания апа Хаҗиева –  иң актив өлкәннәребезнең берсе. «Мирас» өлкәннәр ансамбленә йөри. «Самавыр агарттым әле су буена төштем дә» дигән балалар фольклор коллективы белән   әби ролен Дания апа  башкарып   республика конкурсларында, «Пирамида» сәхнәләрендә чыгыш ясадык. Россия, халыкар­а конкурсларда 1 урын яуладык. Анда  балалар: ”Әби, син безгә бер җырлап, биеп күрсәтсәң, без синең дә самавырыңны агартып бирәбез“, –  дигән шарт куялар. Ул шунда үзенең җыр-биюгә  сәләтен күрсәтеп бөтен тамашачыларны сокландырды.  «Балкыш» фестивалендә  нәфис сүз белән катнашып, һәркемнең мәхәббәтен яулады.  Дания апага шигырьләрне бик тиз ятлау сәләте дә бирелгән. Соклангыч кеше ул», -ди  Кече Шыңар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Билалова. Дания апа  әйтүенчә, аның  олыгайган көнендә сәхнәдә йөри алуы яшьлек  хыялларын да чынга ашырган. Күңеле  белән гел сәнгатькә тартылса да, ул чорда  мөмкинлек булмаган. Гомумән, ул булган җирдә уен-көлке, җыр-моң, күңел күтәренкелеге хөкем сөрә. Тормышка үзе генә шатланмый, башкаларны да сөендерә белә. «Мин әби белән бабайга бик рәхмәтлемен. Бу йортта тыйнаклык, сабырлык, ир-атларга хөрмәт белән карау тәр­бияләнгән. Каникул саен балалары­бызны бирегә кайтарырга  тырышабыз. Чөнки әби-бабай тәрбиясен берни белән дә алыштырып булмый. Милли йолаларыбыз, әдәп нигезе  нәкъ менә әби-бабай тәрбиясе аша сеңдерелә», – ди кияүләре, Г.Камал исемендәге  академия театрының  атказанган артисты Олег Фазылҗанов. Хаҗиевларның оныкларына  әле әби-бабай тәрбиясен озак еллар кү­рергә язса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев