Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Парадта – йолдызлар яңгыры

Финляндиядә ул – Йолупукки, Германиядә – Вайнахстман, Испаниядә – Юлебукк, Кытайда – Шэнь Дань Лаожэнь, Голландиядә – Синтеркласс... Ә без аны үзебезчә, ягымлы итеп, Кыш бабай дип йөртәбез. Дөньяның төрле тарафларында төрлечә аталса, киенсә дә, төрле холык-табигатькә ия булса да, киң күңелле бабакайны һәр җирдә олысы-кечесе бердәй тигез ярата, сагынып көтеп ала. Ә 25 декабрь кичендә сабалылар үзләрен, гомумән, Кыш бабайлар илендә кебек хис иткәннәрдер. Хәер, нишләп сабалылар гына, тамаша күрергә авыллардан да күп килделәр бит.

Көндез үк кайбер оешмаларда Кыш бабайлар күренә башлаган иде. 

Кичкә алар барысы бергә Сабаның  үзәгендә очрашты. Бу мизгелләр, чыннан да, әкияти иде: 50гә якын Кыш бабай, Кар кызы, аларның юлдашлары, райондашларга бусагада кабат Яңа ел икәнен искәртте. Югыйсә әле генә дуңгыз  елын каршылаган  идек. Ә шушы традиция гамәлгә  кергәннән  алып санасаң, Көнчыгыш  календаре  символларының инде 16нчы тапкыр халык  алдына  чыгулары. Димәк, инде 16нчы мәртәбә хезмәттәге  уңышларыбызны парад  ясап билгеләп  үтәбез.

Тамашаны, гадәттәгечә,  мәдәният хезмәткәрләре башлады. Бы­ел  алар йолдызлар булып  киен­гәннәр иде. Бу көннәрдә эше бик тыгыз булган мәдәният хезмәткәрләренең. Бәйрәмгә әзер­лек эшләрен дә читкә куймыйча,  костюм теккәннәр. “Күктә дә  моның  кадәр   йолдыз юк.  Искиткеч тамаша! Сезнең каршыгыздан 300дән артык  йолдыз үтә. Әйдәгез, бергәләп сәламлик  аларны”,– диде парад белән таныштырып торучы Реналь Гыйниятов. Мәктәпкәчә  яшьтәгеләр  учреждениеләре хез­мәткәрләренең әзерлеге дә сок­ландырды. Быел парадта Туктар авылының “Тамчы” балалар бакчасы  коллективы да катнашты.  Бик  шат   күренсәләр дә, бераз  күңелсезләнергә дә сәбәпләре бар икән. “Бакчабызда балалар саны  кими башлады.

Шуңа күрә без бик борчылып, Сабада парадта катнашабыз, Яңа елда балаларыбыз  артсын иде”,– диде бакча  мөдире  Фәридә Ибәтуллина. Алар этеп барган бәби арбаларының берничәсе нигә буш икәнлеген  аңладык хәзер. Шунысы  куанычлы, 2019 елда районда никахлар күбрәк теркәлде. Димәк, быел балалар да   күбрәк туар дип  көтик.   Җәяүлеләр парадында  катнашучылар 2020  елда көтелгән юбилейларны  чагылдыруга  зур әһәмият биргән. Моның гәүдәләнеше социаль яклау бүлеге һәм  учреждениеләре хезмәткәрләре мәйданнан  үткәндә аеруча  ачык   күренде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/yaa-el-parady-2019

Бүләкләнүчеләр:

Заһидуллин Микәил фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев