Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Паспорт алу: җиңел дә, җаваплы да

Россия Эчке эшләр министрлыгы кешеләр белән хокук саклау органнары арасында үзара ышанычны ныгыту, полиция эшчәнлегенә җәмәгатьчелек контролен гамәлгә ашыру максатында ел саен “Гражданлык мониторингы” акциясе үткәрә.

Быел әлеге  чара  1 ноябрьгә  кадәр озынайтылды.  Акция кысаларында  Эчке эшләр министрлыгының Саба  бүлеге каршындагы җәмәгать советы (рәисе Рөстәм Исмәгыйлов)  әгъзалары күпфункцияле үзәктә миграция линиясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең  куелышын тик­шерделәр. Күпфункцияле үзәк­­кә паспорт алу-алыштыру мәсьә­ләсендә күпләр мөрәҗәгать итә. Гражданлыкны раслаучы документны 14 яшьтә алганнан соң, аны 20, 45 яшьләрдә, шулай ук фамилия үзгәргән очракта алыштыру мәҗбүри. Мәсьәләне  ике  юл – Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза язып яки  күпфункцияле үзәккә килеп хәл итәргә мөмкин. Иләбәр авылыннан Нәзирә Усманова икенче  юлны  сайлаган  иде. Әнисе белән паспорт алырга килгән Эзмә мәктәбе  укучысына дәүләт хезмәте төгәл регламент буенча күрсәтелде.

“Моны тормышымда аеруча истә кала торган зур вакыйга дип  саныйм. Сыйныфташларымның  кай­берләре  паспорт  алдылар инде. Үземдә җаваплылык тоям,  чөнки бурычларым да  арта”,– диде Нәзирә.

Аны истәлекле  көне белән миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы  вазифаларын  вакытлыча башкаручы,  полиция  капитаны Әдилә Гаязова да котлады.

“Син үзенңе шушы мизгелдән  тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә, кылган гамәлләрең өчен дә җавап бирә башлыйсың. Паспортыңны күз  карасыдай  сакла, әти-әниең йөзенә кызыллык китермә”,– дип  киңәшләрен  бирде.

Шу­лай ук Дәүләт хезмәтләреннән  фай­далануның өстенлекләрен дә аңлатты.  Электрон юл белән гариза биргәндә, чит ил паспортын алу хезмәтен генә санамаганда, кеше бүлекчәгә  бер тапкыр гына бара:  фотога төшкәндә, кабул иткәндә чиратта өстенлек бирелә. Гаризасы буенча эш ничек бару турында гражданин хәбәрдар булып тора,  кабул итү вакыты клиент өчен уңай вакытка билгеләнә. Нәтиҗәдә паспорт бер  сәгать эчендә гариза бирүче  кулына тапшырыла. Күпфункцияле үзәк аша да алганда гариза  биргәннән  соң  5  көн  вакыт каралган.

Гомумән, быел паспорт 476 паспорт бирелгән, алучыларның 20 проценты дәүләт хезмәтләреннән файдаланган, эштән ризасызлык белдерүчеләр булмаган.

Акциядә район эчке эшләр  бүлегенең  штаб начальнигы Людмила Юзеева катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев