Пассажир йөртү кагыйдәләре үтәләме?
Татарстанда шәхси эшмәкәр (юридик зат) булып дәүләт теркәве узмыйча төрле регуляр машрутларда лицензиясез килеш пассажирлар йөртү очраклары ешайган.
Хәзерге вакытта Татарстанда шәхси эшмәкәр (юридик зат) булып дәүләт теркәве узмыйча төрле регуляр машрутларда лицензиясез килеш пассажирлар йөртү очраклары ешайган.
“Мондый легаль булмаган рейслар юл хәрәкәте иминлеге таләпләренең үтәлмәвенә китерә. Юл хәрәкәтенә күзәтчелек итү кысаларында районда 15 апрельгә кадәр пассажир транспортын, шул исәптән таксиларны пассажирлардан түләү алуның законлылыгын ачыклауга юнәлдерелгән тоташ тикшерүләр үткәрелә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, миграция мәсьәләләре буенча подразделениеләр катнашында пассажирлар йөртү буенча эшмәкәрлек эшчәнлегенең законлылыгына(ч. 2 ст. 12.3 КоАП РФ), транспорт чарасының юл кәгазе булуына (ч. 2 ст. 12.3 КоАП РФ), билгеләнгән тәртиптә Россиянең милли машина йөртү таныклыгы булмаган килеш автомобильгә утырган чит ил гражданнарына(ч. 1 ст. 12.7, ст. 12.32.1 КоАП РФ), автобусларның һәм таксиларның техник карау узганмы-юкмы икәнлегенә игътибар итәчәкләр”,–дип хәбәр итә ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов. Тикшерү 6 апрельдән башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев