Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Педагог-оештыручылар өчен районкүләм семинар

Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә 2018 елның 21 мартында Икшермә кадет интернат-мәктәбе базасында район белем бирү учреждениеләренең педагог-оештыручылары өчен “Балалар оешмалары аркылы укучыларда гражданлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү” темасы астында семинар үткәрелде.

Семинар барышында, катнашучылар игътибарына  Икшермә кадет мәктәп-интернаты оештыручы-педагогы Мухаметзянова Р.Х. әзерләгән, Татарстан Варислар берлеге активистлары катнашында җыен тәкъдим ителде. Җыенның темасы булып: “Без – яшь патриотлар” исеме сайланган иде.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Петрова Г.Р. белән берлектә әзерләнгән “Ватан, Батырлык, Хөрмәт” сыйныфтан тыш чарасы да, эчтәлекле оештырылып, катнашучылар күңеленә хуш килде.

Семинар барлык эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап һәм алда торган эш планы белән танышып, түгәрәк өстәл артында тәмамланды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев