ПЕНСИОНЕРЛАР ИДАРӘ ЭШЕННӘН РИЗА
Узган атнада РФ Пенсия фондының районара идарәсендә 2019 елдагы эшчәнлеккә йомгакны реконструкцияләнгән бинаның иркен актлар залында ясадылар.
Моңарчы коллектив җыелышларын тар гына холлга чыгып үткәрергә туры килә иде. Быелдан офиста эш шартлары яхшырып кына калмады, структура да үзгәрде. Хәзер фондның Саба районара идарәсе Теләче, Арча, Әтнә, Кукмара, Балтач районнарындагы 62100дән артык пенсионерга хезмәт күрсәтә. 2019 елда алар алдындагы барлык йөкләмәләр дә вакытында үтәлгән. Бу хакта үзенең чыгышында идарә начальнигы Фәридә Якупова белдерде. “Иң мөһиме, пенсионерлар структур үзгәрешләрне сизмәделәр, идарәләре безгә кушылган районнарда халыкка клиентлык хезмәте күрсәтү сакланып калды. Аларга ел саен 46 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә, электрон хезмәттән файдаланучылар арта бара. Өлкәннәр мәгълүмат ресурслары челтәреннән файдалануга өйрәтүдә “Өченче яшь университеты” проекты уңышлы тормышка ашырыла. Дәүләт хезмәтләренең сыйфаты “Ваш контроль” сайтында смс-сораштыру аша бәяләнә. Әйтик, 2019 елда клиент хезмәте күрсәтүдән сораштырылучыларның 99,3 проценты канәгать булуын белдерде”,– дип сөйләде җитәкче. Коллектив законнарга ел саен кертелеп торган үзгәрешләр шартларында эш алып бара. Пенсия реформасы узган елда да дәвам итте. Авыл хуҗалыгында 30 елдан артык авыл җирлегендә хезмәт куйган эшләмәүче пенсионерларны ачыклау максатында комплекслы чаралар күрелгән. Нәтиҗәдә идарә буенча 10834 кеше 2019 елның гыйнварыннан 1333 сумга арттырылган пенсия алган...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев