Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Phygital Saba ярышлары җиңүчеләре билгеле булды

Фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, фиджитал-картинг, фиджитал-бердәм көрәш дисциплиналарында 160 укучы көч сынашты.

Бүген Байлар Сабасында Фиджитал спорты буенча ике көн дәвам иткән Phygital Saba ярышлары төгәлләнде. Фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, фиджитал-картинг, фиджитал-бердәм көрәш дисциплиналарында 160 укучы көч сынашты. Иң яшенә 12 яшь иде. Футбол уеннарында 79 туп кертелде, автосимуляторда 205 километр юл үтелде, баскетболда 360 тапкыр судья сыбызгысы тавышы ишетелде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов, Республика Айти-парк директоры, фиджитал спорт федерациясе президенты Руслан Власов, вице-президенты Азиз Җамалиев һәм башкалар катнашты.Фиджитал узышларда гимназиянең 7нче сыйныф укучысы Артур Гәрәв җиңү яулады. Зөлфәт Гыйззәтуллин –2нче, Рәмзил Йосыфҗанов 3нче булдылар. Фиджитал-баскетболда 1нче урынны Саба урта мәктәбе алды. Шушы мәктәпнең 2нче командасы пьедесталның 2нче баскычына күтәрелде. Тимершык мәктәбе баскетболчылары 3нче урынга чыкты. Футболда “Кара карга” командасы җиңде. “Яшьлек” –2нче, “Dark Star Team” командасы 3нче урында. Фиджитал көрәштә Югары Симет мәктәбеннән Булат Әхмәдуллин батыр калды. Призлы урыннарда Раил Гыйльметдинов белән Камил Сәлахиев.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев