Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пүкәлдә ачылган һәйкәлдә яу карында ятып калган 39 сугышчының исеме мәңгеләштерелгән

Бүген Пүкәл  авылында  Бөек  Ватан сугышында  һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштергән  һәйкәл  ачылды

Бүген Пүкәл  авылында  Бөек  Ватан сугышында  һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштергән  һәйкәл  ачылды. Мәрмәр плитәгә яу  кырында ятып  калганнарның исем-фамилияләре   язылган.  Пүкәлдән сугышка 70 кеше китә, шуның 39ына кире кайтулар насыйп  булмый.  Бөек  Җиңүнең 77 еллыгына  багышланган  чарада һәйкәл  янында  Шәмәрдән лицее яшь  армиячеләре   почетлы каравылда торды. Эзмә  урта мәктәбе  укучылары Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең  “Вәхшәт” шигыре буенча  инсценировка әзерләгәннәр   иде. Шигырьне клуб  мөдире  Илнур Ибраһимов укыды. Өлкәннәр шигырьдә чынбарлыкка туры  китерелгән тетрәндергеч   күренешне  күз  яшьләре  аша  карадылар. Митингны  ачу өчен   сүз  Мөдәррис  хәзрәт  Гыймрановка  бирелде. Пүкәл  авылы халкы  алдында Эзмә  авыл  җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов,  “Игенче” җәмгыяте  җитәкчесе  Алмаз  Зарипов,  район  вәкиле  Ренат  Сөнгатуллин  чыгыш   ясады. Шулай ук  өлкәннәрне дә  сөйләттеләр.

“Миңа  хәзер  88  яшь.  Күпне күрдек. Инде  хәзер сугышлар булмасын  дип телим. Яшьләр тыныч тормышта  яшәсеннәр дип   һәр  көн дога  кылам.  Бер   көнне дә  калдырганым  юк”,– дип үз  сүзен әйтте Жофар апа Вәлиева.

Митинг ахырында һәйкәл янына агачлар утыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев