Почтальон алып килә...
“Хат ташучы” сүзен ишетүгә, күз алдына “Простоквашино” мульт¬фильмындагы поч¬таль¬¬он Печкин сурәте килеп ба¬са. Киң күңелле, бераз ко¬ры-рак, төп геройларның тор¬мышы белән кызыксынып йөрүче, матур мыеклы дәдәй ул. Монысы – мультикта. Ә тормышта почтальоннар бу¬лып нигездә хатын-кызлар эшли.
Журнал-газеталарны, туган-тумачалардан килгән хатларны, посылкаларны, пенсияне адресатка тапшыручыларны һәрбер йортта көтеп алалар. Аларга хөрмәт йөзеннән 1994 елдан июльнең икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне дә билгеләп үтелә. Быел ул 12 июльгә туры килә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Саба почтамты җитәкчесе Айгөл Шәрипова белән әңгәмә корып алдык. “Коллективыбыз, Теләче районында эшләүчеләрне кертеп, 190 кешене берләштерә. Саба зонасында 65 хат ташучы эшли. Почта хезмәтендә сизелерлек үзгәрешләр булды дип әйтә алмыйм. Эш графигыбыз үзгәрде. Авылларда өч көн генә эшли торган бүлекчәләр дә бар. Эш көннәре кимегәч планнарны үтәү, кешеләрне кабул итү авырырак”, – дип сөйләде ул. Графиктагы үзгәрешләр хезмәт хакының кимүенә дә китерә, билгеле. Кадрлар җитми. Хәзер Сабаның үзенә – 2, нинди зур Тимершык авылына бер хат ташучы кирәк. Интернет-почта белән килүче заказлар да кимегән. Хәл-әхвәлләрне сораштырып хатлар язылмый диярлек. Халыкка “сәлам” хаты җибәрүче булып ЮХИДИ идарәсе генә калды бугай. Әмма сумкасы җиңеләйде дип, хат ташучының эше җиңел түгел. Кайбер гәҗитләр атнага бергә калса да, “алар “толстушка”га әйләнде бит. Матбугат бәяләре кыйммәтләнә, халыкка газетага язылуның әһәмиятен аңлату сәләтенә дә ия булырга кирәк. Айгөл Шәрипова шундыйларның берсе итеп Курсабаштан Халисә Галимҗанованы күрсәтте. Ул 6 ел элек ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте «Татарстан почтасы» идарәсе белән берлектә үткәргән конкурста «Иң яхшы авыл почта бүлекчәсе» номинациясендә Курсабашның җиңүче булуына да зур өлеш керткән. Егерме ел стажы бар. Аннан «Почта хезмәте белән кемнәр күбрәк куллана? Бу һөнәрнең киләчәге бармы?» – дип кызыксынам. “Почта хезмәтенә күбрәк өлкән буын мохтаҗ. Чөнки аларга пенсияне без өләшәбез. Газета-журналларга да күп язылалар. Үзебез дә 7-8 төрле матбугат алдырабыз. Товар да сатабыз әле. Ә яшьләр күбесенчә хәзер вак пакетлар, посылкалар ала, аларга газета кирәк түгел. Хезмәтнең киләчәгенә килгәндә, мин пенсиядә килеш эшлим. Җанга якын эш, гадәтләнгән, ирем дә булыша. Почтальон булу өчен кеше белән аралаша белергә кирәк. Хезмәтеңне халыкка тәкъдим ит осталыгы сорала. Алга таба ничек булыр, әмма яшьләр бу эшкә килер дип уйламыйм”, – ди Халисә. Хезмәт хакының кимүенә дә җаны әрнегән хат ташучының. Күздә яшь күрсәтеп булмый бит, халыкка чыгарга кирәк, йөрәк кенә елый. Инде бәйрәмнәре бераз күңел күтәренкелеге алып килсен безнең продукцияне халыкка җиткерүчеләргә. Өмет белән яшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев