Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПОГОНЛЫ ДА, ЯГЫМЛЫ ДА

12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне.

Прокуратура хезмәткәре диюгә, иң беренче чиратта күз алдына   погонлы җитди  ир-атлар килеп баса. Тик закон сагында торучы   әлеге гаять  җитди хезмәткә   нәфис затларыбыз да зур җаваплылык белән алына. Язмам герое район прокуроры ярдәмчесе Ләйсән Гыйлемхан кызы Гаффарова  да шундыйлардан.

 Ләйсән Гаффарованың хокук саклау органнарында эшли башлавына тиздән 17 ел тула. Саба урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап,  КФУның юридик факультетына укырга  кергән  кыз һөнәр сайлауда ялгышмый.  Кечкенәдән юрист булам дип, үз алдына максат куюы һәм шуңа ирешүе, кыскасы, үҗәтлеге аның  бүген башкарган хезмәтендә   иң мөһим сыйфатларының берсе. Әлеге хезмәттә башкача булмый да.  Әлбәттә,  үз сүзеңдә тору,  вакыт белән исәпләшмәү, максатчанлык,  законнар үтәлеше сагында торучы һәркемнең  төп хезмәт принцибы.

 «Безнең төп максат – халыкка ярдәм итү, аларның хокукларын яклау. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр өстендә эшләү – хезмәтебездә  иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Прокуратурага  килгән күпсанлы гариза, мөрәҗәгатьләр халыкның  мән­фәгатьләре яклануына  зур дәлил. 2017 елда гражданнардан  барлыгы 227 гариза керде. Аларның күбесе гариза бирүчеләр файдасына хәл ителде», – ди Ләйсән Гаффарова. Аның вазифасына шулай ук хезмәт кануннары таләпләре үтәлеше, шәхси эшмәкәрләрнең хокуклары, җир-милек мәсьәлә­ләре, юл хәрәкәте иминлеге, ти­рә-юнь мохитне саклау, дәүләт һәм муниципаль  милек хосусыйлаштыру турындагы законнарның үтәлеше һәм башка подразделениеләр эшчәнлегенә  күзәтчелек итү керә. Шулай ук планлы рәвештә оешма-предприятиеләрдә төрле хезмәт законнарының үтәлешенә  тикшерүләр алып барыла. Суд утырышларында дәүләт гаепләүчесе буларак катнаша һәм суд процессында катнашучыларның берсе дә закон таләпләреннән читкә тайпылмауларына күзәтчелек итә. Кыскасы, прокурор ярдәмчесе һәрвакыт конфликт эчендә, шул низагны закон кушканча хәл итү ягында тора.  «Иң беренче чиратта,  кешеләр гозерен үзеңнеке кебек итеп кабул итәргә тиешсең. Шикаятьләрне тикшерү күп вакытны алса да,  кешенең мәнфәгате кайгыртылуы,  хезмәтеңнең  башкаларга куаныч китерүе эшчәнлегебездә зур этәргеч бирә», – ди Ләйсән Гыйлемхан кызы.  Әлбәттә,  иң элек мөрәҗәгать белән килүчеләрнең күңел зарын прокурор ярдәмчесе үз йөрәге аша үткәрә.  Әмма нинди генә  катлаулы очракта да объектив фикер йөртергә,  закон кысаларында ныклы карарга килергә тиешсең.  Эштәге киеренкелектән арынуда гаиләсе зур ярдәмгә килә. Полиция хезмәткәре булып эшләүче  тормыш иптәше Рөстәм белән бер ул тәрбияләп үстерәләр. Рим IV сыйныфта белем ала. «Хокук саклау органнарында озак еллар эшләүче дус, тату, тәҗрибәле коллектив  тупланды. Барыбызны да законнарның сагында тору кебек уртак бурыч берләштерә. Коллективыбыз алга таба да прокуратурага йөкләнгән җаваплы бурычларны үтәүдә армый-талмый хезмәт алып барасына ышанам», – ди Ләйсән Гаффарова.  Районыбыз прокуратурасында җаваплы хезмәт – прокурор ярдәмчесе вазифасын башкарган Ләйсән Гаффарованың районыбызда за­коннарның үтә­леше өлкәсендә үзеннән лаеклы  өлеш кертеп,    хокук сагында  зур көч куюы төрле Мактау кәгазьләрендә ачык чагыла.  Татарстан Республикасы прокуратурасының «Иң яхшы прокурор ярдәмчесе», «Иң яхшы дәүләт  гаепләүчесе» Дипломнары, Премьер-министрның Рәхмәт хаты, район башлыгының Мактау грамота­сы, «Законга хез­мәттә»  истәлек билгесе дә аның эш­чәнлегенә зур бәя.

2017 елда прокуратура закон бозуларның  518 очрагын ачык­лады, законсыз  хокук  актларына 108 протест белдерелде. Судка барысы 926 мең  сум  күләмендә акча эзләп алу буенча 33 дәгъва гаризасы  язылды. Оешмалардан эшчеләр файдасына 310 мең сум  күләмендә вакытында бирелмәгән хезмәт хаклары түләттерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдыра ул.Ягымлы йоз белэн каршы ала.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец, Лэйсян. Унышлар телим.