Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция хәбәр итә

Җәмәгать иминлеген саклауда оператив чаралар да зур роль уйный. Әйтик, “Условник” операциясе шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрне, мәҗбүри эшкә тартылганнарны контрольдә тоту максатында елга берничә тапкыр үткәрелә. Октябрь аена билгеләнгән чара барышында суд хөкеме карары булган 58 кеше тикшерелде. Нәтиҗәдә профилактик учетта торучы ике кешенең кибеткә битлексез кергәннәре ачыкланды. Аларга карата административ беркетмә төзелеп, судка җибәрелде.

Саба районы авылларының берсендә яшәүче кеше үз йортында законсыз рәвештә ике чит ил гражданын пропискага кертә.

Билгесез кеше законсыз рәвештә Шәмәрдәндә яшәүче­нең хуҗалыгына үтеп кереп, 16 мең сумлык смартфон ур­лый.

Октябрь аендагы булган әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылды.

Октябрь аенда абонентларга “туганыгыз бәлагә юлыккан” дип шалтырату очраклары арткан. Мошенниклар үзләрен бәлагә таручының туганы яки полиция хезмәткәре итеп күрсәтеп, проблеманы хәл итү өчен акча кирәк булачагы турында әйтәләр. Мондый очракта туганыгыз белән элемтәгә керегез. Картагыздан акча алырга җыенулары турында хәбәр итүчеләргә дә ышанмаска, картагыздагы серле кодны беркайчан да беркемгә дә әйтмәскә кирәк.

Людмила Юзеева, штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев