Полиция хәбәр итә
Иске Мичән авылы кешесе Кече Шыңар авылында яшәүчеләргә үтерү белән янаган.
Райондагы авылларның берсендә яшәүче үз хуҗалыгыннан ГОСТ таләпләренә туры килмәгән алкоголь продукциясе саткан.
Исерек хәлдәге ир-ат Мичәнбаш авылы кибете янына куелган автомобильне кабызып алып киткән һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан Шәмәрдәнгә җитәрәк туктатылган.
Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.
Республика районнарының берсендә яшәүче ханым савыт-саба юу машинасы алу турында хыялланып, интернеттагы тәкъдимнәрне өйрәнә, акцияләрне күзәтеп бара. Ниһаять, аның игътибарын бер белдерү җәлеп итә. Таныш түгел ир-ат көнкүреш техникасы кибете бонусларын сата икән. Ул үзен әлеге кибетнең менеджеры икәнен аңлата һәм савыт-саба юу машинасы алуда булышырга әзер булуын белдерә. “Игелек кылучы” хезмәтен 4500 сумга бәяли. Ул вакытта әлеге техникага ташлама 10 мең тирәсе тәшкил итә. Хатын-кыз теге ир-ат җибәргән сылтама буенча банк картасы мәгълүматларын кертә. Нәтиҗәдә аның счетыннан 10500 сум акча “чыгып китә”. Техниканы отышлы бәягә алдым дип уйлаган ханым теге иргә шалтыраткач, акчаның тиешле счетка күчмәвен белә. Ул кире кайтсын өчен шул ук сумманы икенче сылтама буенча кабат кертергә кирәк икән. Шикләнә башлаган ханым кибетнең “кайнар линия”сенә шалтырата һәм мошенниклар тозагына төшкәнен шунда гына аңлый. Барысы 15 мең сум зыян күрә.
Тагын бер очрак. Гыйнвар аенда телефонына банкның иминлек хезмәте исеменнән шалтыраткан таныш булмаган ирдән бер кыз бала үзенә кредит рәсмиләштерергә җыенулары турында ишетә. Тагын бераздан телефон кабат “телгә килә”. Бу юлы шалтыратучы ир үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра, таныклыгы номерын әйтеп яздыра. Бу хакта беркемгә дә хәбәр итмәвен һәм кушканны төгәл үтәвен сорый. Нәтиҗәдә мошенник йогынтысына тәмам бирелгән кыз 413 мең сум кредит алып, “ышанычлы счет”ка күчерә. Дүрт көннән соң ул кабат зур хата ясый. Алдакчы сүзенә ышанып, машинасын залогка алу өчен банкка барып янә кредит рәсмиләштерә. Бары икенче көнне генә үзенең мошенник корбаны булганлыгын аңлый һәм полициягә хәбәр итә. Әлеге мисаллардан алдакчылыкның схемасын һәркем яхшы аңлагандыр. Карта номерларын, серле кодларны үзеңнән башка беркем белергә тиеш түгел. Ул чагында счеттагы акчаларыгыз өчен күңелегез тыныч булыр.
Людмила Юзеева, штаб начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев