Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция хәбәр итә

РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге һәм җәзаларны үтәтү инспекциясенең Арча муниципальара филиалы хезмәткәрләре тарафыннан 28 февральдән 4 мартка кадәр “Условник” оператив-профилактик операциясе уздырылды.

Максаты – районда оператив хәлне тотрыкландыру һәм ирегеннән мәхрүм ителмичә генә җәза үтәүче яки ирегеннән мәхрүм ителеп вакытыннан иртәрәк кайткан затлар тарафыннан кабат җинаять кылуны кисәтү. Шул уңайдан Саба районыннан инспекциядә учетта торучылар тикшерелде һәм алар белән профилактика чаралары үткәрелде. Операция барышында җәза үтүче К.ның исерек хәлдә җәмәгать урыннарында йөрүе ачыкланып, аңа административ беркетмә төзелде. Ул кылган җинаяте өчен 2021 елның сентябрендә иреккә чыгарыла һәм суд аның узып бетермәгән җәза срогын хезмәт белән төзәтү эшенә алыштыра. Әмма К. учетта тору кагыйдәләрен үтәми, эш башкарудан читләшә. Нәтиҗәдә ул суд карары нигезендә кабат иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелде.

Илнар Сәлимов, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе филиалы өлкән инспекторы.

 

Сабада яшәүче үзенә карата җинаять кылынуы турында ялган белешмә биргән.

Байлар Сабасында һәм Мамалайда яшәүчеләрнең үтерү белән янаулары турында ике факт теркәлде.

Кем икәне ачыкланмаган кеше Саба районында яшәүченең телефонына шалтырата, көч куллану белән куркытып, банк картасына акча күчерүен сорый һәм явыз ниятенә ирешә. Зыян күрүче аңа 30 мең сум акча күчерә.

Мамалай кешесе исерек хәлдә авылда­шының автомобиленә зыян салган.

Район авылларының берсендә яшәүче миграция кагыйдәләре белән исәпләшмичә, йортына законсыз рә­вештә чит ил гражданнарын пропискага керткән.

Моңарчы да исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен правасын алдырган Татар Икшермәсе авылы кешесе кабат спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырганы өчен җи­наять җаваплылыгына тартылды.

Людмила Юзеева, штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев