Прәннектән – кышкы йорт
«Могҗизалар остаханәсе» проекты кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсендә 21 гыйнварда имбир прәннекләрен буяу буенча чираттагы мастер-класс үткәрелде
«Могҗизалар остаханәсе» проекты кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсендә 21 гыйнварда имбир прәннекләрен буяу буенча чираттагы мастер-класс үткәрелде һәм бу юлы ул «Кышкы йорт» дип аталды. Россиядә прәннек пешерү тарихы йөз ел дәвам итә. Бу ризыкны олылар да һәм балалар да бик ярата. Алар төрле: бал, дарчин, шоколад белән һәм башка төрле була ала. Прәннек пешерү бер нәрсә, ә менә аны бизәү – үзе бер сәнгать. Бу серне өйрәтергә безгә оста Алинә Заһидуллина килде. Мастер-класс бик кызык һәм күңелле үтте. Нәтиҗәсе искиткеч булып чыкты, мастер-класс ахырында һәр катнашучы алдында прәннектән матур кышкы йорт тора иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев