Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПРЕЗИДЕНТ ИСЕМЕННӘН БҮЛӘК

27 гыйнварда 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 76 ел тулды. Блокада башланганда шәһәрдә 2 миллион кеше яшәгән, шуларның 400 меңе-балалар була. Лесхоз картлар интернат-йортында яшәүче Ринат Сандык улы Исхаков – районыбыздагы Ленинград камалышында булган исән-сау бердәнбер кеше.

Ул Ленинград шәһәрендә өч балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Сугыш башлангач,  әтисе хәрби-диңгез флотына хезмәткә алына. Ринат абый әнисе, абыйсы һәм  сеңлесе белән Ленинградта яшәп кала. Аңа  бу вакытта 4 кенә яшь була.  «Мин балалыгым белән бу көннәрне юньләп хәтерләмәсәм дә, куркыныч хатирә булып саклана»,  -ди ул. «Бүген тарихи яктан истәлекле көн. Бу датаны бәйрәм дип атарга да мөмкиндер.  Сез бу куркыныч вакыйгалар аша узгансыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт», - дип, башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов Татарстан Президенты исеменнән күчтәнәчләр тапшырды. Районның ветераннар советы рәисе Расих Сабиров: «Сез кайчандыр ипи турында хыяллангансыздыр гына.  Бүген миңа кибетләрдә 10 төрле ак ипи тәкъдим иттеләр. Бу безнең тормыш дәрәҗәсен күрсәтә. Бу – зур байлык, чиксез шатлык.  Сез ипекәйне кисеп ашап,  блокада вакытында һәр кеше башына 125 грамм бирелгән чорларны искә алырсыз. Бу гади генә күчтәнәч булса да, бик зур мәгънәгә ия», - дип ветеранга бер ак икмәк сузды.   Ринат Исхаковны  Теләче һәм Саба районнарының хәрби комиссары Фәнис Закиров, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Лесхоз картлар йорты директоры Рөстәм Равилин да котлап, изге теләкләр җиткерделәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев