Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Проектын халык үзе төзи

Инде газетада хәбәр иткәнебезчә, республикабызда июль аеннан «Безнең ишегалды» программасына старт бирелде.

Әлеге проект күпфатирлы йортлар арасындагы гомуми кулланышта булган биләмәләрне төзекләндерүне күздә тота. Бу эшләр халыкның тәкъдимнәрен исәпкә алып башкарылачак. Шул максаттан районыбызда беренче очрашу узган шимбәдә Шәмәрдәннең Фрунзе урамындагы 1а, Фатих Кәрим урамындагы 11 һәм 12 күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән үткәрелде. Сөйләшүгә район башлыгы Рәис Миннеханов, архитектор һәм башка хезмәт җитәкчеләре килгән иде. Әлеге 216 кеше яшәгән өч йортны бер ишегалды берләштерә. Фрунзе урамындагы 1а йортта капиталь ремонт бара: стенасын сайдинг белән тышлагач, танымаслык булачак. Аннары чират ишегалдына җитә. Әйтергә кирәк, территория кечкенә түгел. “Безнең мәйданчык бик иркен. Биредә әллә нәрсәләр ясарга була. Әмма башта җирен тигезләргә кирәк”,–диде шундагы фатирларның бер­сендә яшәүче Райлә Вәлитова да...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев